Кызылорда Акимы Крымбәк Кушербаев җитәкчелегендәге казах делегациясе Татарстан Республикасына килде

2013 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе
2013 елның 28–29 ноябрендә Кызылорда акимы Крымбәк Кушербаев җитәкчелегендәге казах делегациясе Татарстан Республикасына визит белән килде.
Программа кысаларында Казахстан Ренспубликасының Кызылорда өлкәсе делегациясе «ТАНЕКО» ААҖ, «ТАИФ-НК» ААҖ, «Алабуга» МИЗ, «ИТ-парк», «Химград» технополисын карадылар.
Казах делегациясе вәкилләре “Евразия икътисади интеграциясе: уңышлар һәм проблемалар” халыкара форумның пленар утырышында катнашачаклар. Казан Федераль университетында казах студентлары белән очрашачаклар.
Кызылорда өлкәсе җитәкчелегенең Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International