Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Сәнәгать
һәм сәүдә министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык функцияләре һәм реквизитлары
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
"Татарстан республикасының энергия ресурслары эффективлыгы технологияләре үзәге" дәүләт автоном учреждениесе
Вәкиллекләр һәм вәкилләр
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы иҗтимагый шура
Татарстан Республикасының сәнәгәт һәм сәүдә министырлыгының тарихы
Товарлар ташуга, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Эшчәнлек
Сәнәгать
Кулланучылар базары
Хезмәттәшлек
Кадрлар эше
Коррупциягә каршы көрәш
Предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү
Илкүләм проектлар
Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү
Конкурслар
Мәгълүмат
Вәзгыятьләр үзәге
Электр энергетикасы субъектларының инвестицион программаларын раслау «Дәүләт хезмәте күрсәтү»
Монополиягә каршы ярашлылык
Документлар
Татарстан республикасы конституциясе
Кануннар
Министрлык эшчәнлеген җайга сала торган төп документлар (Указлар, Нигезләмә)
Программалар
Министрлык боерыклары
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Министрлыкта үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре турында мәгълүмат
Объектларның куркынычсызлыгы турында
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган материаллар
Бюджет ассигнованиеләрен тоту турында хисап
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллар буенча коллегиясе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү
Кире элемтә
Интернет кабул итү бүлмәсе
Министрлык җитәкчелеге тарафыннан физик һәм юридик затларны кабул итү адреслары һәм вакыты
Гражданнар мөрәҗәгатьләре турында федераль һәм республика законнары
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы
2013 елда “Россиянең иң яхшы 100 товары” федераль бәйгесендә катнашучылар саны буенча Татарстан – лидер
2013 елның 27 ноябре, чәршәмбе
2013 елның 27 ноябрендә Казан Ратушасында “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” республика бәйгесендә һәм “Россиянең иң яхшы 100 товары” Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Татарстан Республикасының башкаласына бөтен республикадан төрле дәүләт һәм шәһси предприятиеләрнең вәкилләре килде. Иң яхшы товар исемен яулар өчен, икътисадның төрле тармакларының 234 предприятиесе 439 төрле продукциясен һәм хезмәтен бәйгегә тәкъдим иткән.
Эре сәнәгать предприятиеләре белән беррәттән, анда кече һәм урта бизнес вәкилләре, медицина һәм мәдәни–мәгариф учрежденияләре дә, халык сәнгать һөнәрләре осталары да катнашты.
“Без үткәрә торган бәйгенең дәрәҗәсе арта, конкурс җитди статуска иреште, сыйфат ягыннан да уңышлы нәтиҗәләр бар”, – дип Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов ассызыклап үтте. Министр җиңүчеләрне билгеләүче критерийларны санап узды: азаккы продуктка бәяләмә, җитештерү процессында һәм менеджментта аудит, шул исәптән, предприятиедә квалификацияле кадрларны әзерләү системасы булу-булмауны тикшерү, технологияләрне камилләштерү буенча эш калыплашкан төстә барамы, теге яки бу тармакта кабул ителгән стандартлар үтәләме, экологик һәм санитар нормаларга җавап бирәме – шушы таләпләрнең үтәлүе, жюри әгъзаларының игътибар үзәгендә иде.
168 товар һәм хезмәт күрсәтү республика бәйгесендә җиңеп, федераль бәйгедә катнаштылар. Нәтиҗәдә, “Россиянең иң яхшы 100 товары” Бөтенроссия бәйгесендә Татарстанның 54 товар һәм хезмәт күрсәтү лауреат исемен, ә 114 – дипломант исемен яуладылар.
Татарстан җитештерүчеләре продукциясе арасында чын мәгънәсендә югары сыйфатка ия продукциянең өлеше зур. “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасы дирекциясе җитәкчесе Евгений Сидоров шулай дип белдерде.
Е.Сидоров билгеләп үткәнчә, республика иң югары сыйфатка ия булган товарлары һәм хезмәтләре белән дан казана. Бу бәйгедә җиңү, эчке базарда гына түгел, тышкы базарда да товарларны алга сөрү өчен ярдәм итә. Евгений Сидоров шулай ук быел федераль конкурсның илнең 76 субъектында үткәрелгәне һәм Татарстанның катнашучылар саны буенча лидерлык позициясен биләве турында хәбәр итте.
Бәйгедә җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү чарасы Казан Ратушасынның Колонна залында үтте. Сәламләү сүзеннән соң, Равил Зарипов Татарстанның сыйфат лидерларын бүләкләүгә кереште.
“Татарстанның сыйфат лидеры” исеме астында 4 номинациядә аерым бүләкләр бирелде. “Җитештерү-техник билгеләнешле продукция” номинациясендә – “КАМАЗ” ААҖ, “Халык өчен сәнәгать товарлары” номинациясендә – “Адонис” ААҖ, “Азык-төлек товарлары” номинациясендә – “3 нче санлы Казан икмәк пешерү заводы” ААҖ, “Хезмәтләр” номинациясендә – “Казан ярминкәсе” ААҖ бүләкләнделәр.
Шулай ук Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов “Җитештерү-техник билгеләнешле продукция” номинациясендә 10 номинантны котлады. “Азык-төлек товарлары” номинациясендәге 17 номинантны Татарстан Республикасы вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тәбрикләде.
“Хезмәтләр” номинациясендә 15 номинантны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин котлады. “Халык һәм сәнгать һөнәрләре эшләнмәләре” номинациясендә җиңүчеләрне Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова тәбрикләде.
15 предприятие вәкилләренә “Азык-төлек товарлары”, “Халык өчен сәнәгать товарлары” , “Хезмәтләр” номинациясендә “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасының сыйфат буенча төбәк комиссиясе рәисе, “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсының оештыру комитеты рәистәше, “Татарстан Республикасында стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге” ФБУ директоры Фәрит Туктаров кулларыннан бүләкләр тапшырылды.
“Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе” эш белән тәэмин итүчеләрнең төбәк берләшмәсе президенты Александр Лаврентьев “Җитештерү – техник билгеләнешле продукция” һәм “Хезмәтләр” номинациясендә 15 җиңүчене бүләкләде.
Мәгълүмат өчен:
“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” республика бәйгесе 2003 елдан үткәрелә. Беренче тапкыр бәйгедә Татарстанның 92 предприятиесе 242 төр продукциясен тәкъдим итте.
“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” республика бәйгесенең лауреатларының һәм дипломантларының тулы исемлеге белән, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында танашырга була.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
апрель, 2026 ел
Татарстан тәҗрибә уртаклашырга һәм Яһүд автономияле өлкәсе сәнәгатен үстерүдә ярдәм күрсәтергә әзер
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Яһүд автономияле өлкәсе делегациясе белән очрашты.
КФУда студентларны эшкә урнаштыру турында фикер алыштылар
Казан федераль университетында миграция законнары һәм чит ил укучыларын эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды. Хакимият, югары уку йорты һәм эш бирүчеләр вәкилләре чит ил студентына Татарстанда һәм Россиядә карьера төзи башлау турында фикер алыштылар.
22
апрель, 2026 ел
Татарстанда тагылмалар өчен күчәрләрне серияле җитештерә башлыйлар
Чаллыда «Ростар» фәнни-җитештерү берләшмәсендә тагылма техника өчен мөһим төеннәр – пневмоасмалы күчәр агрегатлар җитештерелә башлады. Элек мондый детальләрне чит илдән алып кайталар иде, ә хәзер локализация инде 73% үсеш планы белән 80% ка кадәр.
21
апрель, 2026 ел
«Навои» ирекле икътисадый зонасында беренче җитештерү корпусы файдалануга тапшырылды – проект Татарстан белән бергә гамәлгә ашырыла
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе «Навои» махсус икътисадый зонасы территориясендәге (Үзбәкстан) индустриаль парк мәйданчыкларында булды. Делегация составына ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да керде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз