Казахстан Республикасы Оборона министрлыгы делегациясе «КАМАЗ»да булды

2013 елның 29 ноябре, җомга
2013 елның 28 ноябрендә Казахстан Республикасы Оборона министры урынбасары – КР Генштаб башлыгы, генерал-полковник Сакен Җасузаков җитәкчелегендәге делегация “КАМАЗ” ААҖ килде. Делегацияне ТР Премьер- министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин каршы алдылар.
Визит программасы кысаларында кунакларга «Ремдизель» заводын күрсәттеләр (автомобиль техникасын ремонтлау буенча “КАМАЗ” партнеры).
Казахстан делегациясе автомобиль заводын һәм компаниянең фәнни-техник үзәген карады, аларга шулай ук заводның продукциясе күрсәтелде һәм автомобильләрдә тест- драйв оештырылды.
Мәгълүмат өчен:
Узган елны Казахстанда 2,8 меңнән артык КАМАЗ автомобильләре сатылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International