2014 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган Аньхой провинциясе (Кытай Халык Республикасы) делегациясе белән булган очрашуда катнашты.
Визит программасы кысаларында “Майский” комбинаты” ҖЧҖ, “Казан мотор төзелеше җитештерү берләшмәсе” (КМПО) ААҖ, Казан компрессор заводы белән танышачаклар.21 июнь көнне Казанда гөрләп Сабантуй бәйрәме узды. Мирный поселогындагы Каенлыкта уздырылучы Сабантуенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федарациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев, Казан мэры Илсур Метшин, Стамбул мэры Кадыйр Топбаш һәм башкалар катнашты. Бәйрәм чараларына күпсанлы Казан халкы һәм мәркәзебез кунаклары килде.
Мәртәбәле кунаклар визиты Татарстан Республикасы мунициципаль районнары оештырган Сабантуйның традицион милли өй яны хуҗалыкларын караудан башладылар. Рөстәм Миңнеханов һәм Николай Патрушев Кукмара, Балык Бистәсе районнары оештырган өй яны хуҗалыгын, халык һөнәрләре осталары эшен күзәттеләр.