Россия Идел буе федераль округы регионнары белән Кытайның Янцзы елгасы провинциясе арасында сәүдә–икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлек итү перспективаларына багышланган түгәрәк өстәл

2014 елның 25 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары  – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Самарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич җитәкчелегендә  узган Россия Идел буе федераль округы  регионнары  белән Кытайның Янцзы елгасы провинциясе арасында   сәүдә–икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлек итү перспективаларына багышланган түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Россия– Кытай чараларында катнашу өчен, 100 артык кешедән торган Кытай Халык Республикасы делегациясе Идел буена килде. Татарстан Республикасы белән Кытай Халык Республикасы арасындагы багланышлар турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде.  «Кытай белән хезмәттәшлек үсеше – республиканың чит ил эшчәнлегендә төп максатларының берсе», - дип белдерде ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Хунань провинциясе губернаторы белән визитлар  оештыру турында хәбәр итте. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International