Аньхой провинциясе делегациясенең (Кытай Халык Республикасы) Татарстан Республикасына визиты

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

2014 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган Аньхой  провинциясе (Кытай Халык Республикасы) делегациясе белән булган очрашуда катнашты.

Визит программасы кысаларында “Майский” комбинаты” ҖЧҖ, “Казан мотор төзелеше җитештерү берләшмәсе” (КМПО) ААҖ, Казан компрессор заводы белән танышачаклар.

“Кытай Татарстан Республикасы өчен дә һәм Россия Федерациясе өчен дә стратегик партнер булып тора,- дип белдерде Илдар Халиков. – ТР да алга киткән нефть, нефть-химия сәнәгате, машина төзелеше бар”. Татарстан Премьер-министры фикеренчә, бу юнәлешләр Кытай партнерлары өчен кызыклы булырга мөмкин. Үз чиратында Хуа Цзяньхуэй шулай ук үз төбәге турында сөйләде, икътисад һәм гуманитар өлкәләрдә Татарстан белән хезмәттәшлек итүгә кызыксыну белдерде.

Нәтиҗәдә, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать  һәм сәүдә министры Р.Х.Зарипов (Россия Федерациясе) белән Аньхой провинцисе Губернаторы урынбасары Хуа Цзяньхуэй (Кытай Халык Республикасы) арасында очрашу Протоколы имзаланды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International