"Татнефть" ААҖ һөнәри осталык буенча бәйге узды

2014 елның 23 августы, шимбә

Әлмәт шәһәрендә “Татнефть” җитештерү берләшмәсенең төп белгечлекләр буенча ел саен уздырыла торган  яшь хезмәткәрләрнең һөнәри осталык бәйгесе узды. “Татнефть” ААҖ "Елховнефть" МДДУ структур бүлекчәсе полигонында компанянең иң яхшы яшь белгечләр җыелды.

Бәйге мәйданчыкларында катнашучылар түбәндәге номинацияләрдә катнаштылар: “Нефть чыгару буенча иң яхшы звено”, “Нефтьне әзерләү буенча иң яхшы смена”, “Иң яхшы ПРС вахтасы”, “Иң яхшы электр белән эретеп ябыштыручы”, “Казу буенча иң яхшы вахта”, “КРСның иң яхшы вахтасы”, “Иң яхшы токарь”, “Иң яхшы водитель”, “Иң яхшы электромонтер–ремонтник”.

Бәйгеләр нәтиҗәсендә күчеп йөри торган кубокны һәм беренче урынны "Альметьевнефть" МДДУ яулады, 2 урын – "Елховнефть" МДДУ, 3 урын –"Ямашнефть" МДДУ.

Әлеге бәйге нефть өлкәсендә эшләүче яшьләр һәм хезмәт коллективлары өчен һөнәри осталыкларын үстерү буенча зур стимул булып тора.

Мәгълүмат өчен:

Һөнәри осталык буенча беренче бәйге 1970 елда "Альметьевнефть" НГДУында узды. 1986 елда әлеге бәйге “Татанефть” барлык берләшмәләре кысаларында оештырылган иде. 2001 елда традицион һөнәри осталык бәйгесенә “Белгечлек буенча иң яхшы яшь эшче” номинациясе кертелде. 2003 елдан алып, әлеге бәйгедә 33 яшькә хәтле яшь белгечләр катнаша ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International