2014 елның 25 августында Лениногорск муниципаль районына эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «РосНефтеКомплект» ҖЧҖ җитештерү цехларында булды. Республика Башлыгын Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Лениногорск муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов, «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов озатып йөрделәр.
«РосНефтеКомплект» компаниясе 1998 елда оештырылды. Төп эшчәнлек юнәлешләре – нефть, газ һәм энергетика өлкәләренең объектларын проектлаштыру, төзү, реконструкцияләү һәм комплектацияләү.
Предприятие җитәкчелеге компания эшчәнлеге, реализацияләнә торган проектлар, предприятиенең социаль сәясәте, яңа югары технологияле җиһазлар белән эшләү өчен квалификацияле белгечле кадрлар әзерләү хакында җиткерде.