Күргәзмә барышында товар җитештерүчеләренең күпләп һәм ваклап сату предприятиеләре белән хезмәттәшлек перспективаларын хакында фикер алыштылар

2014 елның 22 августы, җомга

2014  елның 22 августында “Казан” агросәнәгать паркында  авыл товар җитештерүчеләренең продукция күргәзмәсе узды. Чарада 70 артык авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче һәм эшкәртүче, Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче 28 сәүдә оешмасы һәм челтәре вәкилләре катнашты.

Күргәзмә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы тарафыннан оештырылды.

Күргәзмәне ачканда, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, билгеләп үткәнчә, әлеге күргәзмәнең төп максаты – импортны алмаштыру шартларында Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләренең күпләп һәм ваклап сату предприятиеләре белән хезмәттәшлек перспективаларын билгеләү.

ТР Премьер–министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов журналистларга республикада авыл хуҗалыгы базарының торышы, чимал  һәм азык–төлек продуктлары буенча штаб оештырылуын белдерде.

X5 Retail Group  корпоратив сервислар буенча башкарма директоры  Сергей Бакумов белдергәнчә, компания Татарстанда сәүдә билгеләү челтәре булдыруны планлаштыра. Сәүдә рәтләрендә, нигездә, үзебездә җитештерелгән продукция булырга тиеш.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов күргәзмәдә катнашучылар җитештерелә торган продукциянең киң ассортиментын тәкъдим иттеләр, дип белдерде. Бу – республика халкын азык–төлек продукциясе белән тәэмин итә алуның күрсәткече.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов әйтүенчә,  Татарстанда җитештерелә торган азык–төлек продукциясен республика территориясендә урнашкан сәүдә челтәрләре потенциалын кулланып, Россия регионнарына җиткерүне оештыру планлаштырыла.
        
Фоторепортажлар "РБК-Татарстан" МА сайтында http://top.rbc.ru/photoreport/22/08/2014/944433.shtml, "Татар-информ" МА сайтында http://www.tatar-inform.ru/news/2014/08/22/419504/ урнаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International