2015 елның 25 һәм 26 маенда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе эш визиты белән Каһирәдә (Мисыр). Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге Россия рәсми делегациясе составында Татарстан Башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов «Россия – Мисыр сәүдә-сәнәгать диалогы» форумында катнашалар.
2015елның 23 маенда WorldSkills стандартлары буенча һөнәр осталыгы буенча III илкүләм чемпионатының финалы кысаларында “Эшче һөнәрләр һәм инженер белгечләр” II журналистлар премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
“Эшче һөнәрләр һәм инженер белгечләр” II журналистлар премиясе “Россия вертолетлары”, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Татмедиа» массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә булдырылды.
2015 елның 26-31 маенда Кырым Республикасында Севастополь шәһәрендә «Кырым- Россиянең көньягы-2015» азык-төлек булмаган һәм азык-төлек товарларының халыкара күргәзмә-форумы кысаларында http://www.krymyug.ru/ Патриотик проект узачак. Проектның максаты – дөнья җәмәгатьчелегенә эшмәкәрләр даирәләре һәм Россия субъектлары тарафыннан Россия Федерациясе Прездентына, Кырым Республикасына һәм Севастопольгә булышлыкны демонстрацияләү.
Патриотик проектның анонсы: https://www.youtube.com/watch?v=AJE6TeUcqpg&feature=youtu.be сайтында урнаштырылган.
2015 елның 23 маенда WorldSkills стандартлары буенча һөнәр осталыгы буенча III илкүләм чемпионаты тәмамланды. Ябылу тантанасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында "Татнефть арена" боз сараенда узды.
2015 елның 29 маенда Түбән Каманың «Нефтехимик» боз сараенда химикларның һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Казан милли –тикшеренү технологик университеты, Казан Федераль университеты укытучылары һәм студентлары, мәктәп укучылары - Бөтенроссия һәм республика олимпиадалары җиңүчеләре, республиканың иң яхшы химия укытучылары катнашты. Барлыгы - 5 мең кеше.
2015 елның 20 маенда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттаховның Россия Федерациясе Кырым эшләре буенча министр урынбасары Андрей Соколов җитәкчелегендә Россия Федерациясе Кырым эшләре буенча министрлык делегациясе һәм Кырым федераль округы вәкилләре белән очрашуы узды.
2015 елның 19 маенда Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәр осталыгы буенча III илкүләм чемпионатының финал ярышлары ачылды. Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, «WorldSkills Russia» һөнәри берләшмәләр һәм эшче кадрларны үстерү Агентлыгы” Берләшмәсенең генераль директоры Роберт Уразов катнашты.
2015 елның 19 һәм 20 маенда Россия Федерациясе Кырым эшләре буенча министр урынбасары Андрей Соколов җитәкчелегендә Россия Федерациясе Кырым эшләре буенча министрлык делегациясе һәм Кырым федераль округы вәкилләре Татарстан Республикасынаэш визиты белән килде.
2015 елның 18 маенда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов рәислегендә республиканың җәмәгатьне тукландыру предприятиләренең ирекле рәвештә сертификацияләүне үтү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.