ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2017 ел
чәршәмбе

Ford Sollers компаниянең төп стратегик партнеры булган «Джошкуноз Алабуга» предприятиесенә Q1 тәэмин итүче статусын бирде. Бу тәэмин итүченең Ford компаниясеннән алырга мөмкин булган статусларының иң югарысы. Яңа статус тәэмин итүчегә штамповкаланган җиһазларны Fordның Россиядәге заводларына гына түгел, ә җитештерүченең бөтен дөнья буенча урнашкан предприятиеләренә экспорт ясый ала.

Ford компаниясе тарафыннан Q1 тәэмин итүче статусы «Джошкуноз Алабуга» предприятиесенә Ford компаниясенең автокомпанентлар китертүчеләргә карата куелган глобаль стандартларга һәм таләпләргә туры килүе һәм продукциянең сыйфатлы булуы өчен бирелде.

Ford Sollers  һәм «Джошкуноз Алабуга» арасындагы хезмәттәшлек Россиянең Ford автомобильләре җитештерүендә локализациянең төп этапларыннан берсе булып тора.

2016 елның декабрендә «Джошкуноз» компаниясе белән берлектә “Алабуга” яңа сервис металл үзәге төзелеше башланды. Җитештерүне 2018 елның икенче кварталында эшләп җибәрү планлаштырылган.

«Джошкуноз Алабуга» – «Алабуга» МИЗ территориясендә штамповкаланган җиһазлар белән тәэмин итүче беренче чит ил предприятиесе. 2014 елның августында ачылган бу завод бүген Ford Explorer, Kuga, Transit, Fiesta и EcoSport автомобильләре өчен йөздән артык штамповкаланган җиһазлар җитештерә.

Алабугада Ford Sollers заводында Ford автомобильләрен җитештерү 2012 елда башланды.


16
май, 2017 ел
сишәмбе

26 майда Д.Медведев рәислегендә БДБ хөкүмәте башлыклары Советы утырышы узачак.

Көн тәртибендә – Бердәмлек кысаларында күпьяклы хезмәттәшлек үсеше мәсьәләләре, халыкара килешүләр имзалау һәм башкалар.

Шул ук көнне Д.Медведев Евразия хөкүмәтара совет утырышында да катнашачкак.

Очрашу барышында Россия, Белоруссия, Әрмәнстан, Казахстан һәм Кыргызстанны берләштергән Евразия икътисади берлеге кысаларында интеграцияле хезмәттәшлек сораулары каралачак.

Уртак чаралар планы расланачак һәм агросәнәгать комплексы өлкәсендә,  сәнәгать товарларына карата үзенчәлекле субсидияләр алу тәртибе, уртак фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык  эшләрен оештыру сораулары да сүзгә алыначак.

Росстандарт Россия сыйфат системасы белән берлектә сыйфат өлкәсендә Хөкүмәт Премиясен алу өчен Россия оешмаларының документларын бәяләү эшен тәмамлады. Исемлеккә Татарстан Республикасы оешмалары да керде.

Актив рәвештә Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Белгород, Владимир, Свердловск, Төмән, Ростов, Чиләбе, Түбән Новгород өлкәләре, Татарстан Республикасы һәм Краснодар крае оешмалары катнашты.

Конкурста Татарстан Республикасыннан 9 предприятие катнаша.

Якын арада (2017 елның 29 маеннан 14 июленә кадәр) документлар бәяләвен узган оешмаларның көндезге аудиты узачак.

Көндезге аудит нәтиҗәләре буенча Россия сыйфат системасы тарафыннан номинантлар һәм лауреатлар буенча тәкъдимнәр әзер булачак. Сыйфат өлкәсендә РФ Хөкүмәте премияләрен бирү буенча Совет карары кабул ителәчәк, аны РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкли.

Тулырак: http://roskachestvo.gov.ru/award/

Бу көннәрдә Мәскәүдә "Экспоцентр" күргәзмә комплексы территориясендә «Металлэшкәртү 2017»- металл эшкәртү сәнәгате өчен җиһазлар, приборлар һәм инструментлар» 18-нче Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе уза. Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре дә катнаша.

"Металл эшкәртү" – Россиядә тармакны үстерүнең дөнья тенденцияләрен тәкъдим итүче станоклар төзелеше өлкәсендә иң эре күргәзмә проекты. Быел 40 мең кв. м күргәзмә мәйданында дөньяның 33 иленнән 1000гә якын экспонат күргәзмәдә урын алды. Монда интеллектуаль станок системасы, яңа буын югары технологияле металл эшкәртү җиһазлары, комплектлаучы  җиһазлар һәм инструментларның киң номенклатурасы күрсәтелә.

Россиянең әйдәп баручы станок төзелеше предприятиеләре шулай ук, ватан җитештерүчеләренең мөмкинлекләре һәм казанышлары, импортны алыштыра алырлык товарлары күрсәтелә, шулай ук, Россиянең фәнни-техник һәм җитештерү потенциалын характерлый торган яңа технологияләр, перспективалы эшләнмәләр һәм инвестиция проектлары тәкъдим ителә.

Искәртеп узабыз, чара 2017 елның 19 маена кадәр дәвам итәчәк.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Австрия-Россия дуслыгы җәмгыяте делегациясе белән очрашты. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов катнашты.

Очрашу барышында ТР Президенты Татарстанның австрия партнерлары белән булган хәзерге мөнәсәбәтләр дәрәҗәсен бәя бирелүен һәм сәүдә-икътисадый, гуманитар хезмәттәшлек итүне киңәйтүгә зур игътибар ителүен билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов кыскача республиканың сәнәгать һәм инвестицион потенциалы турында сөйләде, 2016 ел йомгаклары буенча регионның икътисадый эшчәнлеге нәтиҗәләренә тукталды.

Ул хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Татарстан  австрия эшлекле даирәләре белән актив рәвештә хезмәттәшлек итә. Республикада «Винербергер» кирпеч җитештерү заводы эшли, «Сваровски» компаниясе белән уртак проектлар гамәлгә ашырыла, «Red Bull» дөньяга танылган Россия һәм Татарстан спорт командасы «КАМАЗ-Мастер»ның күпьеллык партнеры булып тора, берничә австрия банк структурасы эшләп килә, башка предприятиеләр белән дә үзара уңышлы хезмәттәшлек дәвам итә. 

Алга таба австрия бизнес-җәмәгатьчелеге вәкилләре үзләренең компанияләрен тәкъдир иттеләр һәм Татарстан белән агросәнәгать комплексы, электрон түләү системалары, атлы спорт, туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүнең төрле вариантларын тәкъдим иттеләр.


15
май, 2017 ел
дүшәмбе

Краснодарда "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) V Милли чемпионаты финалы старт ала. Ачылыш тантанасы "Экспоград-Көньяк" күргәзмә-конгресс комплексында узачак.

Быел, 19 майда тәмамланачак чемпионат финалы 113 компетенция буенча 1200 конкурсант арасыннан иң яхшы яшь профессионалларны билгеләячәк. Җиңүчеләр һәм приз алучылар "WorldSkills Russia" киңәйтелгән милли җыелма командасы составына керәчәк, соңыннан россия катнашучылары һөнәри осталык буенча "WorldSkills Abu-Dhabi 2017 һәм" WorldSkills russia Kazan 2019 дөнья чемпионатлары, шулай ук, 2018 елда Будапештта узачак EuroSkills европа беренчелегенә сайлап алыначак.

Чемпионат финалының эшлекле программасы кысаларында 16 майда пленар утырыш узачак. Анда катнашучылар, мәгариф өлкәсендә сәясәтчеләр һәм эре экспертлар кадрларны яңадан әзерләү системасының нәтиҗәлелеге турында фикер алышачаклар. “Яшь профессионаллар" Милли чемпионаты финалы (WorldSkills Russia) - Россиядә WorldSkills стандартлары буенча иң масштаблы һөнәри осталык ярышы, анда 16 яшьтән алып 22 яшькә кадәр  техникумнар һәм көллиятләр студентлары, шулай ук, 10-17 яшьлек мәктәп укучылары катнаша.


13
май, 2017 ел
шимбә

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Бөек Җиңү Көнен билгеләп үтүгә багышланган һәм традициягә әйләнгән тантаналы чара узды. ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тирән рәхмәт сүзләрен хезмәт батырлыклары, актив гражданлык позицияләре өчен ветераннарга багышлады.

Министрлык хезмәткәрләре ветераннарга чәчәкләр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар, уңышлар һәм озын гомер, иминлек һәм иң мөһиме-нык сәламәтлек теләкләре белдерделәр.

Бәйрәмне искә алырга җыелган ветераннар үзара аралаштылар, узганнарны искә алдылар.

Бүгенге тыныч тормышта яшәвебез өчен без батырларча һәлак булган батырларны хөрмәт белән искә алабыз һәм алар хөрмәтенә баш иябез. Рәхмәт сүзләре белдереп, сәламәтлек һәм озын гомер телибез!


12
май, 2017 ел
җомга

Бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәилегендә Россия субъектларында һәм чит илләрдә ТР Вәкиллекләре белән видеоконференция режимында киңәшмә үтте.

Чарада Татарстан Республикасы министрлык һәм ведомстволар җитәкчелеге, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Россия Федерациясе субъектларында һәм чит илләрдә ТР Вәкиллекләрнең 2017 елның 1 кварталындагы эшчәнлек нәтиҗәләрен ясады һәм ТР Вәкиллекләре җитәкчеләрен алда торган эре чаралар турында хәбәрдар итте: KazanSummit-2017, БДБ илләре Хөкүмәте Башлыклары һәм Евразия икътисади берләшмәсе Хөкүмәте Башлыкларының Совет утырышы, Россия-Чехия Хөкүмәтара комиссиясе утырышы һ. б.

Моннан тыш, Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Вәкиллекләренең өстенлекле бурычларын һәм перспективалы эшчәнлек юнәлешләрен  билгеләде.

12-13 майда Татнефтьнең «Юность» сәламәтләндерү лагеренда «Разведка и добыча» бизнес-юнәлеше буенча Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары-магистрлары һәм компания яшь белгечләре катнашында Upstream яшь хезмәткәрләрнең ике көнлек форумы уза. 

Чараның максаты - «Татнефть» группасының 2025 елга кадәр үсеше Стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында нефть чыгару һәм эзләүнең  актуаль бурычларын хәл итүгә  перспективалы яшь хезмәткәрләрне җәлеп итү.

Катнашучы ун команда жюрига үз проект идеяләрен тәкъдим итәчәк, презентация һәм проектлар буенча фикер алышу булачак. Иң яхшы эшләр дипломнар белән билгеләп үтеләчәк.

2017 елның 11 маенда ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Россиядә Хайтиан Интернешнл Вәкиллеге башлыгы Александр Докучаев белән эшлекле очрашу булып узды. Очрашуда полимерлардан эшләнмәләр җитештерү өлкәсендә Инновация Технологияләре Үзәген булдыру мәсьәләсе турында сүз барды.

Әлеге үзәк базасында гамәли укыту һәм пресс-форма тестларын уздыру өчен   тәҗрибә-сынау производствосы булдыру планлаштырыла, анда барлык кирәкле җиһазлар урнаштырылачак.

Шулай ук, Инновация Технологияләре Үзәгендә укыту сыйныфы булдыру планлаштырыла, анда яшь җитештерүчеләрне өйрәтү һәм шактый зур тәҗрибәгә ия булганнарны да укыту мөмкин булачак.

Александр Докучаевка «Химград» Технополисы территориясендә Инновация Технологияләре Үзәге урнашачак мәйдан күрсәтелде.

Очрашуда «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ, «Химград» Технополисы җитәкчеләре, КНИТУ-КАИ ректоры Герман Дьяконов катнашты. Ул Кытай һәм Казахстан катнашындагы “Яңа ефәк юл” институты проекты турында сөйләде. Аның максаты-югары белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлек платформасы булдыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International