Ford Sollers компаниянең төп стратегик партнеры булган «Джошкуноз Алабуга» предприятиесенә Q1 тәэмин итүче статусын бирде. Бу тәэмин итүченең Ford компаниясеннән алырга мөмкин булган статусларының иң югарысы. Яңа статус тәэмин итүчегә штамповкаланган җиһазларны Fordның Россиядәге заводларына гына түгел, ә җитештерүченең бөтен дөнья буенча урнашкан предприятиеләренә экспорт ясый ала.
Ford компаниясе тарафыннан Q1 тәэмин итүче статусы «Джошкуноз Алабуга» предприятиесенә Ford компаниясенең автокомпанентлар китертүчеләргә карата куелган глобаль стандартларга һәм таләпләргә туры килүе һәм продукциянең сыйфатлы булуы өчен бирелде.
Ford Sollers һәм «Джошкуноз Алабуга» арасындагы хезмәттәшлек Россиянең Ford автомобильләре җитештерүендә локализациянең төп этапларыннан берсе булып тора.
2016 елның декабрендә «Джошкуноз» компаниясе белән берлектә “Алабуга” яңа сервис металл үзәге төзелеше башланды. Җитештерүне 2018 елның икенче кварталында эшләп җибәрү планлаштырылган.
«Джошкуноз Алабуга» – «Алабуга» МИЗ территориясендә штамповкаланган җиһазлар белән тәэмин итүче беренче чит ил предприятиесе. 2014 елның августында ачылган бу завод бүген Ford Explorer, Kuga, Transit, Fiesta и EcoSport автомобильләре өчен йөздән артык штамповкаланган җиһазлар җитештерә.
Алабугада Ford Sollers заводында Ford автомобильләрен җитештерү 2012 елда башланды.