Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар

2017 елның 13 мае, шимбә

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Бөек Җиңү Көнен билгеләп үтүгә багышланган һәм традициягә әйләнгән тантаналы чара узды. ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тирән рәхмәт сүзләрен хезмәт батырлыклары, актив гражданлык позицияләре өчен ветераннарга багышлады.

Министрлык хезмәткәрләре ветераннарга чәчәкләр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар, уңышлар һәм озын гомер, иминлек һәм иң мөһиме-нык сәламәтлек теләкләре белдерделәр.

Бәйрәмне искә алырга җыелган ветераннар үзара аралаштылар, узганнарны искә алдылар.

Бүгенге тыныч тормышта яшәвебез өчен без батырларча һәлак булган батырларны хөрмәт белән искә алабыз һәм алар хөрмәтенә баш иябез. Рәхмәт сүзләре белдереп, сәламәтлек һәм озын гомер телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International