26 майда Д.Медведев рәислегендә БДБ хөкүмәте башлыклары Советы утырышы узачак.
Көн тәртибендә – Бердәмлек кысаларында күпьяклы хезмәттәшлек үсеше мәсьәләләре, халыкара килешүләр имзалау һәм башкалар.
Шул ук көнне Д.Медведев Евразия хөкүмәтара совет утырышында да катнашачкак.
Очрашу барышында Россия, Белоруссия, Әрмәнстан, Казахстан һәм Кыргызстанны берләштергән Евразия икътисади берлеге кысаларында интеграцияле хезмәттәшлек сораулары каралачак.
Уртак чаралар планы расланачак һәм агросәнәгать комплексы өлкәсендә, сәнәгать товарларына карата үзенчәлекле субсидияләр алу тәртибе, уртак фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык эшләрен оештыру сораулары да сүзгә алыначак.