Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы полимерлардан эшләнмәләр җитештерү өлкәсендә Инновация Технологияләре Үзәген булдыруны планлаштыра

2017 елның 12 мае, җомга

2017 елның 11 маенда ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Россиядә Хайтиан Интернешнл Вәкиллеге башлыгы Александр Докучаев белән эшлекле очрашу булып узды. Очрашуда полимерлардан эшләнмәләр җитештерү өлкәсендә Инновация Технологияләре Үзәген булдыру мәсьәләсе турында сүз барды.

Әлеге үзәк базасында гамәли укыту һәм пресс-форма тестларын уздыру өчен   тәҗрибә-сынау производствосы булдыру планлаштырыла, анда барлык кирәкле җиһазлар урнаштырылачак.

Шулай ук, Инновация Технологияләре Үзәгендә укыту сыйныфы булдыру планлаштырыла, анда яшь җитештерүчеләрне өйрәтү һәм шактый зур тәҗрибәгә ия булганнарны да укыту мөмкин булачак.

Александр Докучаевка «Химград» Технополисы территориясендә Инновация Технологияләре Үзәге урнашачак мәйдан күрсәтелде.

Очрашуда «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ, «Химград» Технополисы җитәкчеләре, КНИТУ-КАИ ректоры Герман Дьяконов катнашты. Ул Кытай һәм Казахстан катнашындагы “Яңа ефәк юл” институты проекты турында сөйләде. Аның максаты-югары белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлек платформасы булдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International