Бу көннәрдә Мәскәүдә "Экспоцентр" күргәзмә комплексы территориясендә «Металлэшкәртү 2017»- металл эшкәртү сәнәгате өчен җиһазлар, приборлар һәм инструментлар» 18-нче Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе уза. Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре дә катнаша.
"Металл эшкәртү" – Россиядә тармакны үстерүнең дөнья тенденцияләрен тәкъдим итүче станоклар төзелеше өлкәсендә иң эре күргәзмә проекты. Быел 40 мең кв. м күргәзмә мәйданында дөньяның 33 иленнән 1000гә якын экспонат күргәзмәдә урын алды. Монда интеллектуаль станок системасы, яңа буын югары технологияле металл эшкәртү җиһазлары, комплектлаучы җиһазлар һәм инструментларның киң номенклатурасы күрсәтелә.
Россиянең әйдәп баручы станок төзелеше предприятиеләре шулай ук, ватан җитештерүчеләренең мөмкинлекләре һәм казанышлары, импортны алыштыра алырлык товарлары күрсәтелә, шулай ук, Россиянең фәнни-техник һәм җитештерү потенциалын характерлый торган яңа технологияләр, перспективалы эшләнмәләр һәм инвестиция проектлары тәкъдим ителә.
Искәртеп узабыз, чара 2017 елның 19 маена кадәр дәвам итәчәк.