Краснодарда WorldSkills V Милли чемпионаты финалы ачыла

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

Краснодарда "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) V Милли чемпионаты финалы старт ала. Ачылыш тантанасы "Экспоград-Көньяк" күргәзмә-конгресс комплексында узачак.

Быел, 19 майда тәмамланачак чемпионат финалы 113 компетенция буенча 1200 конкурсант арасыннан иң яхшы яшь профессионалларны билгеләячәк. Җиңүчеләр һәм приз алучылар "WorldSkills Russia" киңәйтелгән милли җыелма командасы составына керәчәк, соңыннан россия катнашучылары һөнәри осталык буенча "WorldSkills Abu-Dhabi 2017 һәм" WorldSkills russia Kazan 2019 дөнья чемпионатлары, шулай ук, 2018 елда Будапештта узачак EuroSkills европа беренчелегенә сайлап алыначак.

Чемпионат финалының эшлекле программасы кысаларында 16 майда пленар утырыш узачак. Анда катнашучылар, мәгариф өлкәсендә сәясәтчеләр һәм эре экспертлар кадрларны яңадан әзерләү системасының нәтиҗәлелеге турында фикер алышачаклар. “Яшь профессионаллар" Милли чемпионаты финалы (WorldSkills Russia) - Россиядә WorldSkills стандартлары буенча иң масштаблы һөнәри осталык ярышы, анда 16 яшьтән алып 22 яшькә кадәр  техникумнар һәм көллиятләр студентлары, шулай ук, 10-17 яшьлек мәктәп укучылары катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International