ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Россия субъектлары һәм чит илләрдә ТР Вәкиллекләре белән видеоконференция режимында киңәшмә узды

2017 елның 12 мае, җомга

Бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәилегендә Россия субъектларында һәм чит илләрдә ТР Вәкиллекләре белән видеоконференция режимында киңәшмә үтте.

Чарада Татарстан Республикасы министрлык һәм ведомстволар җитәкчелеге, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Россия Федерациясе субъектларында һәм чит илләрдә ТР Вәкиллекләрнең 2017 елның 1 кварталындагы эшчәнлек нәтиҗәләрен ясады һәм ТР Вәкиллекләре җитәкчеләрен алда торган эре чаралар турында хәбәрдар итте: KazanSummit-2017, БДБ илләре Хөкүмәте Башлыклары һәм Евразия икътисади берләшмәсе Хөкүмәте Башлыкларының Совет утырышы, Россия-Чехия Хөкүмәтара комиссиясе утырышы һ. б.

Моннан тыш, Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Вәкиллекләренең өстенлекле бурычларын һәм перспективалы эшчәнлек юнәлешләрен  билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International