Бүген Татарстан Республикасының Чүпрәле районында СССР авиация сәнәгате министры Петр Дементьевның тууына 110 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков һәм башкалар катнашты.
Мәртәбәле кунаклар Иске Чүпрәле авылында урнашкан ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое, тугыз Ленин ордены белән бүләкләнгән Петр Дементьев исемендәге хәрби техника парк-музеенда булдылар. Шулай ук, генерал-полковник Дементьев бюстына һәм мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.
Район мәдәният йортында Петр Дементьевның 110 еллыгы уңаеннан вокал һәм бию коллективлары катнашында концерт булды.
Тантаналы чарада Советлар Союзы авиация сәнәгатенең легендар министры Петр Дементьевның оныгы да катнашты.
Бүген Казанда Татарстан наноиндустрия өлкәсендә квалификацияне бәяләүнең беренче Үзәге ачылды. Чарада "РОСНАНО" идарәсе рәисе урынбасары Андрей Свинаренко, «Тармакара наноиндустрия берләшмәсе» гендиректоры Ольга Крюкова, квалификацияләр үсеше милли Агентлыгы гендиректоры Александр Лейбович һәм «Идея» Технопаркы гендиректоры Сергей Юшко катнашты.
Андрей Свинаренко үзәкне ачу чарасында Татарстанның үзенең наноиндустрия үсеше программасы булуын һәм нанотехнология продукцияләре җитештерү күләме буенча лидер субъект булуын билгеләп үтте.
Үзәк базасында наноиндустрия өлкәсендә һөнәри таләпләргә туры килә торган һөнәри имтиханнар үткәрү, белгечләрнең квалификация дәрәҗәсен билгеләүче сынаулар уздыру күздә тотыла.
Әлегә квалификацияне ике юнәлеш буенча күтәрергә мөмкин, ә көзгә полимерлар белән бәйле тагын бер юнәлеш ачу планлаштырыла.
Яңа үзәкнең хезмәтләре белән беренче кулланучы «Татнефть» компаниясе булачак.
23 майда Түбән Кама шәһәрендә ел саен билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәм – Химиклар Көне узачак. Агымдагы елда бәйрәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан эшләнгән яңа бренд белән үтәчәк.
Традиция буенча бәйрәм күренекле вакыйга буларак истә калачак, республика предприятиеләре һәм химия фәне тармагының казанышларын күрсәтүче һәм иң алдынгы коллективларны һәм танылган шәхесләрне бүләкләү белән тасвирланачак.
Тубән Кама шәһәренең Боз сарае мәйданында узачак бәйрәмнең иҗади атмосферасын вокаль-хореографик композицияләр, видео-сюжетлар һәм проекцион тамашалар бизәячәк.
2017 елның 22-26 маенда Ставрополь краенда инновацияләр атналыгы форумы узачак. Быел форум берничә мәйданчыкта Ставрополь, Пятигорск, Кисловодск һәм Буденновск шәһәрләрендә узачак.
Чараның максаты – дөньякүләм инновация үсеше тәҗрибәсен, регионнар дәрәҗәсендә инновацион проектларны тормышка ашыру проблемаларын һәм аларны хәл итү юлларын, шулай ук, югары технологияле проектларга инвестицияләр җәлеп итүне өйрәнү.
Инновацияләр атналыгы-2017 программасына түбәндәгеләр керәчәк:
- пленар утырыш;
- секция утырышлары һәм түгәрәк өстәлләр;
- белем бирүче чаралар.
Инновацияләр атналыгы кысаларында "Generation S" федераль техник акселераторның төбәк этабы узачак. Аны “РВК АҖ, Ставрополь краеның “Инновация үсешенә ярдәм итү Фонды” оештыра.
Форум чараларында катнашу түләүсез. Инновацияләр атналыгы программасы турында тулырак түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: http://innovation26.ru/
Программа
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КХР Казандагы Генераль консулы У Инцин белән очрашты. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
Кунакларны сәламләп, республикабыз Башлыгы Татарстан һәм Кытай Халык Республикасы арасында хәзерге вакытта югары дәрәҗәдәге мөнәсәбәтләр булуы белән горурлануын белдерде. ТР Президенты сүзләренә караганда, Кытай компанияләре белән берлектә нефть химиясе, машина төзелеше, автомобиль төзелеше, элемтә, авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәламәтлек саклау һәм туризм өлкәләрендә уртак эшчәнлек алып барыла. Әйтик, узган елда Менделеевскида минераль ашламалар җитештерү буенча "Аммоний" заводы эшли башлады. Завод Кытай милли химик-инженерлык корпорациясе катнашында төзелде. Моннан тыш, "Хайер" компаниясе Яр Чаллыда суыткыч җайланмалары чыгару заводы ачты.
Рөстәм Миңнеханов бүгенге динамик рәвештә үсә барган Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы эшчәнлегендә У Инцин әфәнденең Татарстан һәм КХР нәтиҗәле хезмәттәшлеге ныгуына киләчәктә дә ярдәмче булыр дигән ышанычын белдерде.
9 май Җиңү Көнендә Казан халкы традицион рәвештә бөтен халык патриотик акциясендә катнашачак һәм "Үлемсез полк" сафларына басачак. Парад 15.00сәг башлана.
Колоннаны формалаштыру Карл Маркс урамында башкарылачак, катнашучыларның җыелу урыны Толстой һәм К. Маркс урамынары чатында.
«Үлемсез полк» колоннасы Карл Маркс урамынннан Ирек мәйданы аша Лобачевский урамына «Кара күл» паркы буйлап, Кремлевская урамына 1 Май мәйданыннан Меңьеллык мәйданына киләчәк. Маршрутның озынлыгы 2 чакрымнан артык..
Меңьеллык мәйданында катнашучыларны бәйрәм программасы көтәчәк.
Тулырак мәгълүмат түбәндәге сайтта: http://moypolk.ru/kazan
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы «Электрон сәүдә каналлары буенча экспорт» семинары эшендә катнашырга чакыра. Чара Татарстан Республикасы экспортын үстерү эше кысаларында “Россия экспорт үзәге” АҖ белән берлектә һәм электрон сәүдә мәйданчыклары ярдәмендә оештырылды.
Конференция программасында Tmall һәм Alibaba мәйданчыкларында онлайн сатуны оештыруның үзенчәлекләренә багышланган чыгышлардан тыш, e-Bay, СПСР һәм Shiptor электрон сәүдә мәйданчыклары вәкилләренең чыгышлары да тәкъдим ителәчәк. Чыгыш ясаучылар Татарстан Республикасы предприятиеләренең экспорт продукциясен чит илгә электрон сәүдә каналларыннан сатуны оештыру сораулары буенча гамәли киңәшләр бирәчәкләр (сату-алу процессын оештыру, логистика, таможеня, товарны кире кайтару процессын оештыру һәм башкалар).
Чара 2017 елның 11 маенда IT-парк конференц-залында Казан шәһәре, Петербургская, 52 адресы буенча узачак.
Чарада катнашу түләүсез. Теркәлү мәҗбүри.
Теркәлү өчен Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына гаризаны 2017 елның 10 маена кадәр җибәрергә кирәк.
Электрон почта адресы: Ramilya.Muhitdinova@tatar.ru
тел: (843)567 36 86.
КАМАЗ двигательләр заводында июнь аенда тәҗрибә өчен 10 дистә Р6 яңа мотор үрнәкләре җыелачак.
Яңа конвейерны җыю буенча зур эш башкарылды. Конвейер эшенең беренче этабында 30 спутник урнаштыру планлаштырыла, ә куәтләр арту белән, яисә двигатель саны 30 меңнән арту белән аларның да саны артачак.
Линиядә барлык эш максималь информатив һәм күзгә күренеп торачак. Инде беренче мониторлар барлыкка килде, аларда техик процесс турында мәгълүмат күренәчәк, двигательләрнең номеры һ. б. Монитордагы мәгълүмат бердәм информация серверына килеп торачак.
Яңа җыю конвейерыннан тыш эш тагын өч участокта алып барыла. Цилиндрлар блогы линиясенә Heller фирмасы белгечләре килде, алар идән һәм фундамент әзерләүнең сыйфатын тикшерәләр. Май аеның икенче яртысында җиһазларны монтажлау эше башланачак. Шулай ук, эксплуатациягә Zeiss исәпләү машинасы тапшырылган. Бу җиһазда эшләүнең нигезләрен завод белгечләре май аенда өйрәнә башлыйлар.
Моннан тыш, яңа двигательнең һәр детале өчен үз исәп машинсы урнаштырылачак. Q-DAS контрольдә тоту системасы бәйсез контроль һәм детальләр әзерләүнең сыйфат анализын тәэмин итәчәк.
«Туполев» филиалы - С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында ТУ-160 яңа бомба атучы самолет өчен титан детальләрне электрон-нур ысулы белән эретеп ябыштыру эшләре башланды. С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында модернизацияләүнең бер төп этабы тәмамланып килә.
ТУ-160 дөньяда иң зур бомба төшерүчене төзегәндә авиациядә титанның иң зур өлеше кулланыла.
Электрон-нур ысулы белән эретеп ябыштыру җайланмасының реконструкциясе буенча актив эш 2016 елның март аенда башланды. Җайланмалар урнашкан цехның ремонты башкарылган, шул ук вакытта, параллель рәвештә җайланмаларның технологик җиһазлар җайланмалары заманчалаштырылган.
«Туполев» филиалы - С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында модернизацияләү 2020 елга кадәр дәвам итәчәк. Заманча технологик җиһазлар урнаштыру, инженерлык челтәрләрен, коммуникацияләр һәм җитештерү мәйданнарын төзекләндерү эшләре бара.
2017 елның 17-19 маенда Псковта III Халыкара ел саен уздырыла торган чик буе төбәкләре форумы үтәчәк.
Форум программасында утырышлар һәм түгәрәк өстәлләр үткәрү каралган, шулай ук, стратегик инициативалар Агентлыгы рәислегендә региональ үсеш институтлары җитәкчеләренең утырышы узачак. Төп тематика: "Практика кертү проект чик буе төбәкләрендә проектлы офисларны гамәлгә ашыру практикасы: проблемалар һәм перспективалар".
Форумда катнашырга Россия Федерациясе икътисадый үсеш министрлыгы вәкилләре, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, РФ тышкы эшләр министрлыгы, стратегик инициативалар Агентлыгы вәкилләре, Россия Федерациясенең Сәүдә-сәнәгать палатасы, Россия сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы һ. б. чакырылган.
Форумда катнашучылар Псков өлкәсенең инвестиция мәйданчыкларында, сәнәгать объектларында һәм предприятиеләрендә, "Моглино" МИЗ булачаклар, "Псковский" Туристик-рекреацион кластеры проекты, мәйданчык проектларын, чик буе хезмәттәшлеге программасы проекты мәйданчыгы белән танышачаклар, шулай ук, Псков өлкәсе бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре һәм башка чик буе төбәкләре вәкилләре арасында сөйләшүләр узачак, төбәкләр үсешенең көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышу булачак.
Форум программасы турында тулырак сайтта таныша аласыз: http://forum.pskov.ru/.