ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Казанда ММЧ арасында "Эшче һөнәрләр һәм инженерлык белгечлекләре престижы" V журналист премиясенә иң яхшы мәкалә авторларын бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасы "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре - 2018" конкурсы чаралары вакытында булды. 

Журналистларны бүләкләү "Казан ярминкәсе" КҮ "Свияжск" тантаналар залында узды. Премиядә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләрне Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер һәм республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов кулыннан алды.

Гран-прины Алинә Миңневәлиевага - "Ялкын" журналының бүлек мөхәрриренә - материаллар циклы һәм эшче һөнәрләрнең һәм инженерлык белгечлекләренең имиджын арттыру юнәлешендәге күп еллык хезмәте өчен бирелде. "Басма һәм электрон ММЧда иң яхшы материал" номинациясендә беренче урын Светлана Хановага - "Вятка" газетасы һәм "Нократ" мәгълүмат сайты журналистына, икенче урын Юлия Ревинага - "Комсомольская правда" газетасы корреспондентына эләкте. "Иң яхшы радио һәм телевидение материалы" номинациясендә төп премиягә Равил Мукменов - ОТР телеканалы корреспонденты - "Промышленная политика" программасындагы сюжет өчен лаек булды. Икенче урынны Резедә Гиняева алды - "Нурлат-информ" мөхәррире - "Я рабочий. Я горжусь!" проекты кысаларындагы видеосюжетлар өчен.  "Иң яхшы блогер өлкәсе материалы" номинациясендә Эдуард Сибгатуллин җиңүче булды - аны Instagram челтәрендәге шәхси блогында эшче һөнәрләрне һәм инженерлык белгечлекләрен күп ел дәвамында популярлаштыруы өчен билгеләп уздылар.

Быел КВЗ "Эшче һөнәрләр һәм инженерлык белгечлекләре престижы" конкурсына илледән артык хезмәт тапшырылды. Жюри әгъзалары белдерелгән критерияләргә җавап бирә торган иң яхшы журналист материалларын сайлады.

 Эшче белгечлекләр имиджы тематикасы буенча иң яхшы материал премиясен Казан вертолет заводы 2013 елда гамәлгә куйды. Конкурс "Вертолеты России" холдингы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Республика "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәмендә оештырылды. 2018 елда конкурс инде бишенче мәртәбә узды. Премиянең төп максаты - иң яхшы журналист эшләрен ачыклау һәм кадрлар мәсьәләләрен яктыртучы һәм эшче һөнәрләренең һәм инженерлык белгечлекләренең уңай имиджын формалаштыручы журналистларны бүләкләү.

Бүген П.В.Дементьев ис. Казан авиация-техник көллияте" ДАҺББУ мәйданчыкларында "Табаклы металл эшкәртү" компетенциясе буенча төбәк чемпионаты старт алды.  ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан катнашучыларны корпоратив идарә бүлеге башлыгы Андрей Федоров сәламләде. Әлеге компетенциядә беренче тапкыр яшь юниорлар катнаша. Катнашучыларның географиясе - ул республиканың төрле шәһәрләре һәм районнары: Яр Чаллы, Лениногорск, Бөгелмә, Биектау районы, Казан.

Төбәк чемпионатында җиңүчеләр "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) 2019 илкүләм чемпионатында катнашачак, ул Казан шәһәрендә киләсе елның май аенда узачак. 

Үз чиратында, Алнас заводы территориясендә, "Киләчәк Татарстан көллияте"нең белем бирү корпусында 14-16 яшьлек юниорлар арасында "Мехатроника" компетенциясе буенча ярышлар старт алды. 5 команда катнашты:

- КНИТУ-КАИ инженерлык лицей-интернаты

-  "Г.И.Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе

- ТР Әлмәт шәһәренең "Аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе

- Татарстан Республикасы Әлмәт ш. "20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

- Әлмәт ш. "Киләчәк Татарстан көллияте" командасы.


20
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Сәнәгать министрлыгында республиканың җитештерү предприятиеләре һәм учреждениеләре катнашында җил энергетикасы буенча эш киңәшмәсе узды. Киңәшмә эшендә "Энел Грин Пауэр Рус" ҖЧҖ һәм "Энел Рус Винд Азов" ҖЧҖ вәкилләре, шулай ук "Сименс Гамеса Реньюэбл Энерджи" ҖЧҖ вәкиле катнашты.

Очрашуны министр урынбасары Илдар Мингалиев һәм министр урынбасары Алмаз Хөсәенов уздырды.

Катнашучыларга яңартылучан энергия чыганаклары нигезендә электр станцияләрен төзү проектларын гамәлгә ашыруда Enel төркеменең тәҗрибәсе һәм җил энергетикасы өчен җиһаз җитештерү өлкәсендә Siemens Gamesa халыкара компаниясе тәҗрибәсе турында сөйләделәр.

Бу атнада Казанга Һиндстаннан вәкиллекле делегация килде. Визит кысаларында берничә көн дәвамында Һиндстандагы фармацевтика компанияләренең 40тан артык җитәкчесе Татарстанда фармацевтика үсеше буенча булган шартлар белән танышты, Казан федераль университетының фармацевтика буенча фәнни-белем бирү үзәгендә, республикадагы иң зур "Татхимфармпрепараты" предприятиесендә, Казан медицина университетында булдылар, эшлекле форум эшендә катнаштылар.  

Дүшәмбе көнне Һиндстан делегациясе фармацевтика экспортын алга этәрү буенча "Pharmexcil" Һиндстан Советының генераль директоры Удая Бхаскар әфәнде җитәкчелегендә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына килде. Татарстан ягыннан әлеге очрашуда ТР Сәнәгать министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы Фармацевтика медицина полисы вәкилләре, тармактагы һәм фәнни бергәлектәге экспертлар катнашты.

20 ноябрь көнне "Корстон-Казан" бизнес-үзәгендә беренче Татарстан-Һиндстан төбәк биофармацевтика форумы булды.  Әлеге чара Татарстан белән Һиндстанның фармацевтика һәм биотехнологик тармаклары предприятиеләренең үзара файдалы хезмәттәшлеген үстерүгә юнәлтелгән.

Пленар сессиядә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, фармацевтика экспортын алга этәрү буенча "Pharmexcil" Һиндстан Советының генераль директоры Удая Бхаскар чыгыш ясады. Пленар сессиянең модераторы министр урынбасары Алексей Савельчев булды.

Форумда берничә мәртәбә искәртелгәнчә, Һиндстан Республикасы тармакта искиткеч нәтиҗәләргә ирешкән. Илнең фармацевтика сәнәгате 15 дөньякүләм әйдәп баручы дару препаратлары җитештерүчеләр исәбенә керә һәм, АКШ һәм ЕС кала дөньяда өченче урынны биләп, 20 меңнән артык атамалы әзер дару формаларын җитештерә. Инновацияле компанияләргә дәүләттән ярдәм итүнең нәтиҗәле эшләүче системасы һәм Һиндстанда булган тәэмин итүче инфраструктураны оештыру шулай ук зур кызыксыну тудыра.

Һиндстан компанияләренә Яр Чаллы һәм Яшел Үзән шәһәрләренең алгарышлы үсеш территорияләрендәге мөмкинлекләр күрсәтелде, ТР ФармМедПолис җитәкчесе республиканың фармацевтика атласын презентацияләде.

Моннан тыш, чара форматында ике яклы В-2-В сөйләшүләрен уздыру да каралган иде, биредә экспертлар элемтәләр белән алмашты һәм ике яктагы бурычларны һәм ихтыяҗларны исәпкә алып, бизнес алып бару шартлары белән танышты.  


19
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Әлмәттә "Римера" ДК - ЧТПЗ төркеменең нефть-сервис дивизионына керә торган "Алнас" заводы 40 яшьлеген билгеләп узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ЧТПЗ төркеме акционеры Андрей Комаров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, "Римера" ДК генераль директоры Михаил Белов һәм башка мәртәбәле кешеләр катнашты.

Чара кысаларында кунаклар "Алнас" заводының җитештерү куәтләре белән танышты, ЧТПЗ төркеменең труба һәм нефть-сервис дивизионнары продукциясе күргәзмәсен карады, "Алнас" заводы хезмәткәрләрен хөкүмәт һәм ведомство бүләкләре белән тантаналы рәвештә бүләкләү тантанасында булдылар.

"Алнас" хезмәткәрләренә хөкүмәт бүләкләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. "Данлы хезмәт өчен" Татарстан Республикасы медале белән электр җиһазларын төзәтү һәм техник хезмәт күрсәтү буенча электромонтер Ляис Идрисов һәм инженер-механик Иван Мелешкин бүләкләнде. Электр җиһазларын төзәтү һәм техник хезмәт күрсәтү буенча электромонтер Олег Мадъяровка "Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе" мактаулы исеме бирелде.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов котлау чыгышында болай дип билгеләде: "Бу елларда "Алнас" нефть табу өчен электр белән кудыручы насос җайланмаларын җитештерү буенча үзебезнең ил сәнәгатендә әйдәп баручы предприятие позициясен саклый. Соңгы өч елда җитештерү күләменең артуы 63% тәшкил иткән, 2015 елдан башлап 2018 елга кадәрге чорда төяп озатылган продукция күләменең артуы - 132%. Бүген предприятиедә 1800 якын тугры һәм югары квалификацияле белгеч эшли.

Соңгы дистә елда завод барлык җитештерүгә масштаблы модернизация уздыра, бу исә машина төзелеше комплексын үстерүгә, шулай ук республика икътисадына уңай тәэсир итә."

Александр Сладковский җитәкчелегендә һәм ЧТПЗ төркеме акционерлары инициативасы буенча М.И.Глинка исемендәге опера һәм балет Чиләбе дәүләт академия театры базасында оештырылган вокал сәнгате буенча балалар мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашында Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестрының бәйрәм концерты кичәнең чын бизәгенә әверелде. 

"Алнас" заводы - нефть табу өчен электр белән кудыручы насос җайланмаларын җитештерү буенча Россиядәге иң зур машина төзү предприятиеләренең берсе. Завод базарларга насосларның 100дән артык модификациясен, двигательләрнең 50 модификациясен, нефтькә батыру җайланмаларына, шул исәптән катлауландырылган фондта эксплуатацияләү өчен, 3000 артык варианттагы тупланмалар китерә. Соңгы өч елда завод нефть табу өчен электр белән кудыручы насос җайланмаларын җитештерү күләмен 63 %ка арттырган.

Мәгълүмат һәм фото АЛНАС тарафыннан җиткерелде


17
ноябрь, 2018 ел
шимбә

Казан төзелеш көллиятенең актлар залында 2018-2019 еллар циклыннан Татарстан Республикасының "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) Төбәк чемпионатының өчтән беренче тантаналы чарасы булды. Лаеклы бүләкләрне 85тән артык катнашучы алды, алар Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына беркетелгән 22 компетенция буенча призлы урыннар яулаган. Бүләкләү тантанасында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты.

Альберт Кәримов үзенең сәламләү сүзләрендә чемпионатта катнашучыларның барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерде: "Барлык финалистларны тәбрик итәм, сезнең һәркайсыгыз ярышларда үзен лаеклы күрсәтте. Мин ышанам, әлеге чарада катнашып сез үз һөнәрләрегез турында күп нәрсә белдегез, яңа күнекмәләр алдыгыз, үз мөмкинлекләрегезне, талантыгызны күрсәттегез һәм бәһасез тәҗрибә алдыгыз. Компетенция предприятиеләре-партнерларына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Предприятиеләрдән сарыф материллары, күнекмәләр өчен мәйданчыклар, компетенцияләрдә экспертлар бирелде, конкурс мәйданчыклары төзелде. Алар ярдәмендә белем бирү йортлары һәм ресурс үзәкләре базасында компетенцияләр үзәкләре оештырылды, алар иң яңа җиһазлар белән тәэмин ителде. Шулай ук компетенцияләрнең экспертларына да зур рәхмәт сүзләрен белдерәсе килә, алар көн саен конкурсантларның әлеге чемпионатка әзерлек сыйфатын һәм дәрәҗәсен яхшыртты. Әлеге уртак максатчан эш конкурсантларга үзләренең һөнәри күнекмәләрен үстерергә һәм хезмәт базарында ихтыяҗлы, көндәшлеккә сәләтле белгечләр булырга ярдәм итә."

 Моннан тыш, Министр катнашучылар алдында торган яңа бурычларны да атады: Казанда WorldSkills Russia 2019 стандартлары буенча һөнәри осталык буенча Илкүләм чемпионатын һәм 45 нче Дөньякүләм чемпионатны әзерләү һәм уздыру. 2019 елда Дөньякүләм чемпионатны уздыру чит ил катнашучыларының тәҗрибәсен һәм дөнья дәрәҗәсендәге иң яхшы тәҗрибәләрне алу мөмкинлеген бирәчәк, бу исә Татарстан Республикасы икътисадының реаль секторына югары квалификацияле белгечләрне әзерләгәндә иң яхшы чит ил яңалыкларын гамәлгә кертергә булышачак.

Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителгән 2019 ел якынлашканда, һәм эшче һөнәрләрнең абруен үстерү һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру максатында чираттагы мәртәбә җиңел сәнәгать предприятиеләре арасында "тегүче" белгечлеге буенча Республика эшче осталык конкурсы узды. 

Азнакай, Бөгелмә, Казан, Кукмара һәм Яр Чаллы якларыннан килгән конкурста катнашучылар үзләренең осталыгын күрсәтте. Предприятиеләрнең иң яхшы тегүчеләре теория белемнәрен генә күрсәтеп калмыйча, Конкурс комиссиясе әгъзаларына гамәли биремнәр кысаларында һөнәри осталык үрнәкләрен дә күрсәтте.  Катнашучыларның эшен Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, "КНИТУ" ЮББ ФДБМУ Җиңел сәнәгать, мода һәм дизайн технологиясе институты, Казанның Дизайн технологияләре көллияте, Тукымачылык һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре профсоюзының Республикасы Федерациясе вәкилләре бәяләде.

Конкурс нәтиҗәләре:

Потякова Александра Александровна ("Бөгелмә" тегү фабрикасы" ҖЧҖ) – 1 урын

Кокурина Нина Васильевна ("Йолдыз" ҖЧҖ) -  2 урын

Зарипова Ольга Валерьевна ("Кукмара тегү фабрикасы" ҖЧҖ), - 3 урын.

Конкурста җиңүчеләр грамоталар, акчалата призлар һәм кыйммәтле бүләкләр белән билгеләп үтелде.

Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерә һәм мондый чараларда предприятиеләрнең тагын да зуррак активлыгына өмет белдерә, чөнки алар хезмәткәрләрне яңа һөнәри нәтиҗәләргә ирешүгә мотивацияләү өчен юнәлдерелгән.


16
ноябрь, 2018 ел
җомга

Казанда эшләүче яшьләрнең ел саен уздырыла торган VI "Наше время - Безнең заман" ачык республика телевизион фестивалендә җиңүчеләрнең исемнәрен атадылар. Бүләкләү актыккы гала-концерт кысаларында узды. Сәнәгать министрлыгыннан әлеге тантанада министр урынбасары Алмаз Хөсәенов катнашты. 

"Юлда йөрү иминлеге" ДБУ командасы икенче ел рәттән гран-при иясе булды. Ул күчеп йөрүче ТР Президенты кубогын, фестиваль иганачеләреннән бүләкләр һәм 250 мең сумлык акчалата сертификат алды.

Барлык конкурслар нәтиҗәсендә гомумкоманда зачетында беренче урынны "Казан вертолет заводы" ГАҖ һәм "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ алды.

Икенче урында - Зәй районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Әлмәт районы Мәгариф идарәсе, "Татэнерго" АҖ, С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы, "Аммоний" АҖ һәм "Челтәр компаниясе" ААҖ.

Өченче урында - Әлмәт труба заводы, ТР Мамадыш районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, шулай ук А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ Әлмәт филиалы.

Катнашучыларны ТР Президентының махсус йөкләмәләре буенча илче, РФ ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясенең җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе да котлады. Ул билгеләп узганча, эшләүче яшьләрнең "Наше время- Безнең заман" фестивален тиражларга һәм шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә дә уздырырга кирәк.

Конкурсантлар Яр Чаллы, Зәй, Казан һәм Түбән Кама шәһәрләрендә сайланды. Фестивальдә барлыгы 18 яшьтән 35 яшькәчә меңнән артык кеше катнашты, алар Татарстанның 170 якын оешма-предприятиесендә эшли.

Республиканың эшләүче яшьләр өчен "Наше время – Безнең заман" телевизион иҗат фестивале Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә 2013 елдан бирле уздырыла.

Тулырак: www.bzzm.ru.

Бүген Казанда Россиянең һөнәри белем бирү йортларында югары технологияле дуаль мәгариф системасын кертүгә юнәлдерелгән социаль белем бирү проектының икенче этабына йомгак ясалды. Тренинг йомгаклары буенча укытучылар үзләренең уку йортларында кертү өчен "Мехатроника" белгечлеге буенча мәгариф программаларын мөстәкыйль эшләде. Эшләнгән программаларны презентацияләү һәм яклау Казан шәһәрендә WorldSkills Russia чемпионатының төбәк этабының эш программасы кысаларында гамәлгә ашырылды.

Проектның икенче этабы укытучыларны "Мехатроника" яңа ихтыяҗлы белгечлек буенча һөнәри яктан үзгәртеп әзерләүгә багышланган һәм Ford Sollers һәм Ford Fund ярдәмендә уза.

Проект кысаларында Татарстан Республикасындагы 7 әйдәп баручы һөнәри белем бирү оешмасыннан 10 укытучы Алабугадагы Ford Sollers заводы мисалында хәзерге автоиндустриянең турыдан-туры производствода җәлеп ителгән белгечләргә карата таләпләрнең үзенчәлекләре белән танышты. Заводка булган визитлары барышында белем бирү йортлары вәкилләре техник белгечләр белән очрашты һәм җитештерү җиһазларында гамәли күнекмәләрне башкарды.

Укытучылар шулай ук Мәскәүдә Festo компаниясенең югары технологик белем бирү үзәгендә белем алды, әлеге уку йорты хәзерге сәнәгый җиһаз җитештерүчеләр арасында әйдәп баручыларның берсе булып тора. Биш көнлек курслар вакытында тренингларда катнашучылар автоматлаштырылган системалар, проектлау, хәзерге сәнәгый җайланмаларны көйләү һәм тәэмин итү өлкәсендә белемнәр һәм гамәли күнекмәләр алды.  Тренинг йомгаклары буенча укытучылар үзләренең уку йортларында белем бирү планының вариатив өлешенә кертү өчен "Мехатроника" белгечлеге буенча мәгариф программаларын мөстәкыйль эшләде. Ике мәгариф оешмасы 2019 елда "Мехатроника" белгечлеген кертүгә әзер булуын раслаган һәм тулы белем бирү планын эшләгән.

Эшләнгән программаларны презентацияләү һәм яклау Казан шәһәрендә WorldSkills Russia төбәк чемпионатының эш программасы кысаларында гамәлгә ашырылды. Эшләнгән программаларны бәяләүдә шулай ук ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкиле, Алабуганың Ford Sollers заводының техник белгечләре, Казан федераль университеты, С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы вәкилләре һәм медицина техникасы һәм көнкүреш суыткыч җиһазлары буенча әйдәп баручы җитештерүче "ПОЗиС" АҖ вәкилләре дә катнашты.

Халыкара берәмлекләр системасы СИ фән, техника, җитештерү һәм сәүдә итү өлкәләренең барысы өчен дә бердәм система булып тора, үлчәүләрнең барлык өлкәләрен колачлый һәм механик, җылылык, электрик, магнитлы һәм башка зурлыкларның үлчәү берәмлекләре арасында төгәл бәйләнеш билгели.

Бу көннәрдә Парижда фән дөньясын төптән үзгәртәчәк вакыйга бара. Үлчәмнәр һәм бизмәннәр буенча 26 нчы Генераль конференциядә Халыкара берәмлекләр системасының (SI) - килограммның (массаның), кельвинның (температураның), амперның (электр тогының) һәм мольның (матдә күләменең) база берәмлекләрен яңача карау буенча дөньякүләм фән-техник бергәлегенең күп еллык эшенә йомгак ясалачак. Яңарту кандела, секунд, метр кебек берәмлекләргә дә кагыла. Хәзер барлык берәмлекләр макродөньяның физик объектлары буларак түгел, ә табигатьнең фундаменталь константалары - атом һәм квант белән билгеләнәчәк.

СИ системасында төп берәмлекләр булып 7 зурлык берәмлеге тора: метр, килограмм, секунд, Ампер, Кельвин градусы, свеча (кандела) һәм моль.

СИ төп берәмлекләр системасы буларак дөньядагы күпчелек илләрдә кабул ителгән (АКШ, Боливия һәм Бирма илләреннән тыш). Көндәлек тормышта гадәти берәмлекләр кулланыла торган илләрдә аларның билгеләмәләре СИ берәмлекләре белән беркетелгән коэффициентларга бәйләү мөмкинлеге булырлык итеп үзгәртелгән. Мисал өчен, инглиз үлчәм алу системасы Бөекбританиядә кулланыла, югыйсә 1995 елдан башлап рәсми буларак метрика системасы кулланыла.

Яңа SI күчү инновацияле чишелешләрне һәм яңа технологияләрне үстерүне һәм фәнни оешмаларда һәм предприятиеләрдә кертүне тизләтәчәк, шулай ук күп кенә югары технологик җитештерү процессларының бәясен киметәчәк.

Росстандарт берәмлекләр системасын яңача билгеләүдә Россиянең катнашуын глобаль дәрәҗәсендә координацияли. Россиянең әлеге күчеш нәтиҗәсендә отачагы яки глобаль өслектә үлчәмнәр бердәмлеген һәм төгәллеген тәэмин итүче әйдәп баручы илләр арасында калу-калмавы күп очракта шуңа бәйле булачак.

Яңача билгеләнгән SI берәмлекләре көндәлек тормышта фәнни һәм техник инновацияләрдән файдалану өчен яңа мөмкинлекләр ача. Температураны тагын да төгәлрәк үлчәү мониторингны камилләштерергә һәм климат үзгәрешләрен фаразлауның төгәллеген арттырырга булышачак. Секундларны атом сәгатьләре аша билгеләү объектның җирлектә урнашуын югары төгәллек белән билгеләү мөмкинлеген бирәчәк, бу исә, мисал өчен, пилотсыз транспортның иминлеген тәэмин итү өчен мөһим. Төгәллекнең яңа буын үлчәмнәреннән башка интернет һәм мобиль элемтә, навигация системалары һәм "акыллы шәһәрләр" технологияләре өчен үсеш мөмкин түгел.

Система көндәлек үлчәм берәмлекләренең, метрмы ул яки секунд булсынмы, бөтен дөньяда чагыштырма һәм килештерелгән булын тәэмин итү өчен кирәк. Секундның хәтта берникадәр өлешенә төгәлсезлек китүе дә Олимпиадада 100 метрлы чабышта җиңүчегә яки фондлар базарында сатуларда катнашучыга критик булырга мөмкин. Ә навигация системалары эшендә исәп миллионынчы өлешләрдә бара.

Берәмлекләрнең бердәмлеге аларның дөньяның барлык илләрендә килешенгән һәм төгәл булуын саклап кына калмыйча, җәмгыятьнең үлчәмнәрнең нәтиҗәләренә, дөреслегенә ышанычын да ныгыта. Мисал өчен, көн саен диярлек кулланыла торган килограмм кибеттә сатып алына торган продуктның төгәл авырлыгын гарантияләргә, аны бәясе белән чагыштырырга булыша. Медицинада, мисал өчен, сүз дару препаратын төгәл дозаларга бүлү турында бара, чөнки кешенең сәламәтлеге шуңа бәйле бит.

Үзгәрешләр 2019 елның маеннан үз көченә керәчәк дип планлаштырыла.

Яңача карау масштабы буенча да, фундаментальлеге буенча да аеруча мөһим булып тора. СИ төп берәмлекләрен билгеләү өчен җиде зурлык буенча фундаменталь константаларның (ФФК) сан билгеләрен теркәү планлаштырыла, алар арасында: Авогадро, Больцман, Планк даимиләре, элементар заряд, яктылык тизлеге, цезий атомнарының нурланыш ешлыгы, теркәлгән монохроматик нурланыш җетелеге.

СИ яңача карауга аргументлар булып кайбер төп берәмлекләрнең билгеләмәләренең камил булмавы хезмәт итә: мисал өчен, килограмм артефактка нигезләнгән берәмлек булып тора һәм контрольдә тотылмый торган үзгәрешләр һәм хәтта югалту куркынычларына дучар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International