Бүген Казанда Россиянең һөнәри белем бирү йортларында югары технологияле дуаль мәгариф системасын кертүгә юнәлдерелгән социаль белем бирү проектының икенче этабына йомгак ясалды. Тренинг йомгаклары буенча укытучылар үзләренең уку йортларында кертү өчен "Мехатроника" белгечлеге буенча мәгариф программаларын мөстәкыйль эшләде. Эшләнгән программаларны презентацияләү һәм яклау Казан шәһәрендә WorldSkills Russia чемпионатының төбәк этабының эш программасы кысаларында гамәлгә ашырылды.
Проектның икенче этабы укытучыларны "Мехатроника" яңа ихтыяҗлы белгечлек буенча һөнәри яктан үзгәртеп әзерләүгә багышланган һәм Ford Sollers һәм Ford Fund ярдәмендә уза.
Проект кысаларында Татарстан Республикасындагы 7 әйдәп баручы һөнәри белем бирү оешмасыннан 10 укытучы Алабугадагы Ford Sollers заводы мисалында хәзерге автоиндустриянең турыдан-туры производствода җәлеп ителгән белгечләргә карата таләпләрнең үзенчәлекләре белән танышты. Заводка булган визитлары барышында белем бирү йортлары вәкилләре техник белгечләр белән очрашты һәм җитештерү җиһазларында гамәли күнекмәләрне башкарды.
Укытучылар шулай ук Мәскәүдә Festo компаниясенең югары технологик белем бирү үзәгендә белем алды, әлеге уку йорты хәзерге сәнәгый җиһаз җитештерүчеләр арасында әйдәп баручыларның берсе булып тора. Биш көнлек курслар вакытында тренингларда катнашучылар автоматлаштырылган системалар, проектлау, хәзерге сәнәгый җайланмаларны көйләү һәм тәэмин итү өлкәсендә белемнәр һәм гамәли күнекмәләр алды. Тренинг йомгаклары буенча укытучылар үзләренең уку йортларында белем бирү планының вариатив өлешенә кертү өчен "Мехатроника" белгечлеге буенча мәгариф программаларын мөстәкыйль эшләде. Ике мәгариф оешмасы 2019 елда "Мехатроника" белгечлеген кертүгә әзер булуын раслаган һәм тулы белем бирү планын эшләгән.
Эшләнгән программаларны презентацияләү һәм яклау Казан шәһәрендә WorldSkills Russia төбәк чемпионатының эш программасы кысаларында гамәлгә ашырылды. Эшләнгән программаларны бәяләүдә шулай ук ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкиле, Алабуганың Ford Sollers заводының техник белгечләре, Казан федераль университеты, С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы вәкилләре һәм медицина техникасы һәм көнкүреш суыткыч җиһазлары буенча әйдәп баручы җитештерүче "ПОЗиС" АҖ вәкилләре дә катнашты.