"Наше время — Безнең заман" гала-концертында фестивальдә җиңүчене атадылар

2018 елның 16 ноябре, җомга

Казанда эшләүче яшьләрнең ел саен уздырыла торган VI "Наше время - Безнең заман" ачык республика телевизион фестивалендә җиңүчеләрнең исемнәрен атадылар. Бүләкләү актыккы гала-концерт кысаларында узды. Сәнәгать министрлыгыннан әлеге тантанада министр урынбасары Алмаз Хөсәенов катнашты. 

"Юлда йөрү иминлеге" ДБУ командасы икенче ел рәттән гран-при иясе булды. Ул күчеп йөрүче ТР Президенты кубогын, фестиваль иганачеләреннән бүләкләр һәм 250 мең сумлык акчалата сертификат алды.

Барлык конкурслар нәтиҗәсендә гомумкоманда зачетында беренче урынны "Казан вертолет заводы" ГАҖ һәм "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ алды.

Икенче урында - Зәй районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Әлмәт районы Мәгариф идарәсе, "Татэнерго" АҖ, С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы, "Аммоний" АҖ һәм "Челтәр компаниясе" ААҖ.

Өченче урында - Әлмәт труба заводы, ТР Мамадыш районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, шулай ук А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ Әлмәт филиалы.

Катнашучыларны ТР Президентының махсус йөкләмәләре буенча илче, РФ ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясенең җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе да котлады. Ул билгеләп узганча, эшләүче яшьләрнең "Наше время- Безнең заман" фестивален тиражларга һәм шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә дә уздырырга кирәк.

Конкурсантлар Яр Чаллы, Зәй, Казан һәм Түбән Кама шәһәрләрендә сайланды. Фестивальдә барлыгы 18 яшьтән 35 яшькәчә меңнән артык кеше катнашты, алар Татарстанның 170 якын оешма-предприятиесендә эшли.

Республиканың эшләүче яшьләр өчен "Наше время – Безнең заман" телевизион иҗат фестивале Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә 2013 елдан бирле уздырыла.

Тулырак: www.bzzm.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International