Татарстан һәм Һиндстан фармацевтикасы хезмәттәшлек буенча уртак фикер эзли

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

Бу атнада Казанга Һиндстаннан вәкиллекле делегация килде. Визит кысаларында берничә көн дәвамында Һиндстандагы фармацевтика компанияләренең 40тан артык җитәкчесе Татарстанда фармацевтика үсеше буенча булган шартлар белән танышты, Казан федераль университетының фармацевтика буенча фәнни-белем бирү үзәгендә, республикадагы иң зур "Татхимфармпрепараты" предприятиесендә, Казан медицина университетында булдылар, эшлекле форум эшендә катнаштылар.  

Дүшәмбе көнне Һиндстан делегациясе фармацевтика экспортын алга этәрү буенча "Pharmexcil" Һиндстан Советының генераль директоры Удая Бхаскар әфәнде җитәкчелегендә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына килде. Татарстан ягыннан әлеге очрашуда ТР Сәнәгать министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы Фармацевтика медицина полисы вәкилләре, тармактагы һәм фәнни бергәлектәге экспертлар катнашты.

20 ноябрь көнне "Корстон-Казан" бизнес-үзәгендә беренче Татарстан-Һиндстан төбәк биофармацевтика форумы булды.  Әлеге чара Татарстан белән Һиндстанның фармацевтика һәм биотехнологик тармаклары предприятиеләренең үзара файдалы хезмәттәшлеген үстерүгә юнәлтелгән.

Пленар сессиядә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, фармацевтика экспортын алга этәрү буенча "Pharmexcil" Һиндстан Советының генераль директоры Удая Бхаскар чыгыш ясады. Пленар сессиянең модераторы министр урынбасары Алексей Савельчев булды.

Форумда берничә мәртәбә искәртелгәнчә, Һиндстан Республикасы тармакта искиткеч нәтиҗәләргә ирешкән. Илнең фармацевтика сәнәгате 15 дөньякүләм әйдәп баручы дару препаратлары җитештерүчеләр исәбенә керә һәм, АКШ һәм ЕС кала дөньяда өченче урынны биләп, 20 меңнән артык атамалы әзер дару формаларын җитештерә. Инновацияле компанияләргә дәүләттән ярдәм итүнең нәтиҗәле эшләүче системасы һәм Һиндстанда булган тәэмин итүче инфраструктураны оештыру шулай ук зур кызыксыну тудыра.

Һиндстан компанияләренә Яр Чаллы һәм Яшел Үзән шәһәрләренең алгарышлы үсеш территорияләрендәге мөмкинлекләр күрсәтелде, ТР ФармМедПолис җитәкчесе республиканың фармацевтика атласын презентацияләде.

Моннан тыш, чара форматында ике яклы В-2-В сөйләшүләрен уздыру да каралган иде, биредә экспертлар элемтәләр белән алмашты һәм ике яктагы бурычларны һәм ихтыяҗларны исәпкә алып, бизнес алып бару шартлары белән танышты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International