ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү" илкүләм проекты кысаларында 2019 елдан башлап сәнәгый технопаркларның дәүләт формасындагы, шулай ук хосусый милекчелек формасындагы идарәче оешмаларына субсидияләр бирәчәк.

Субсидияләр сәнәгый технопаркларның коммуналь, сәнәгый һәм технологик объектларын оештыруга (яки үзгәртеп коруга, шулай ук резидентлар өчен җиһазлар сатып алуга 500 млн сумга кадәр күләмдә 2 елга кадәрле срокка биреләчәк. Сәнәгый технопарклар зур сәнәгать предприятиеләрендә артык мәйданнар белән нәтиҗәле эш итүдән гыйбарәт, алар шулай ук тәэмин ителгән офис, лаборатория һәм җитештерү мәйданнарында кече һәм урта бизнес ихтыяҗларын канәгатьләндерергә булыша.

2019 елның 2 кварталында сәнәгый технопарклардан заявкаларны беренчел сайлап алуны уздыру планлаштырыла. Гамәлдәге һәм оештырыла торган сәнәгый технопаркларның вәкилләренә һәм потенциаль инвесторларга мәгълүмат җиткерү максатларында, шулай ук субсидияләр бирү өчен заявкалар әзерләүнең югары сыйфатлы булуын тәэмин итү өчен, Россиянең Кластерлар һәм технопарклар ассоциациясе Россия Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә "Нәтиҗәле технопарк: ярдәм чаралары һәм гамәли чишелешләр" семинарын уздыра. Семинар ел саен уздырыла торган "Сәнәгый Россия 4.0: Төбәкләрнең конкуренциягә сәләтлелеген арттыру" III гамәли конференциясе кысаларында 2018 елның 23 ноябрендә 9.00 сәгатьтә "Мәскәү" технополисының конгресслар үзәгендә (Мәскәү, Волгоград тракты, 42, кор.5) булачак.

Мәнфәгатьле якларны (артык мәйданнары булган сәнәгый предприятиеләрне; оештырылучы һәм гамәлдәге технопаркларның идарәче компанияләрен; профильле хакимият органнарын һәм ведомство буйсынуында торучы учреждениеләрне) әлеге семинарда катнашырга чакырабыз.

Семинарда катнашу мәсьәләләре буенча җаваплы зат: Святослав Амелин (эл. почта: samelin@akitrf.ru, тел.: +7-499-277-00-04) – Россиянең Кластерлар һәм технопарклар ассоциациясенең җәмәгатьчелек һәм дәүләт хакимияте органнары белән багланышлар юнәлеше җитәкчесе.


14
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

ТР Президенты җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Хөкүмәте делегациясе Кытай Халык Республикасында ике көнлек визит белән. Делегация составында республиканың берничә министрлыгы һәм ведомстволарыннан җитәкчеләр катнаша.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов эшлекле визит кысаларында сәнәгый автоматлаштыру чараларын җитештерүгә махсуслашкан "GSK CNC Equipment Co. Ltd." (GSK) компаниясендә булды. Предприятие буенча персональ экскурсияне компаниянең инвестицион үсеш директоры Фэн Баосюань ханым шәхсән үзе үткәрде.

Делегация сан-программа идарәле станоклар, автомат идарә һәм коеп пресслау станокларын чыгаручы производство цехларын карады. Хәзерге вакытта GSK компаниясе 1700 артык квалификацияле хезмәткәре һәм 500 артык профессиональ инженеры булган абруйлы югары технологияле зур компания булып тора, Кытайның сан-программа идарәле базарындагы сатуларның 50%ы - аныкы.

Бүген "Казань Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында WorldSkills "Яшь профессионаллар" стандартлары буенча һөнәри осталык буенча төбәк чемпионатын ачу тантанасы булды. Ярышларга стартны WorldSkills International башкарма директоры Дэвид Хоуи  бирде.

Быел төбәк чемпионаты барлыгы 83 "Ворлдскиллс" компетенциясе һәм 53 "Ворлдскиллс Юниоры" компетенциясе буенча узачак, аларда 2000 артык конкурсант һәм эксперт катнаша. Болар белән берлектә, чемпионат этаплап та уза, 3 төп чор буенча:

2018 елның 14-16 ноябрендә (төп даталар) - 76 "Ворлдскиллс" компетенциясе, 38 "Ворлдскиллс Юниоры" компетенциясе;

2018 елның 21-23 ноябрендә (өстәмә даталар) - 3 "Ворлдскиллс" компетенциясе һәм 13 "Ворлдскиллс Юниоры" компетенциясе;

2018 елның 5-7 декабре (өстәмә даталар, "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан" халыкара махсус күргәзмәсе кысаларында) - 4 "Ворлдскиллс" компетенциясе һәм 2 "Ворлдскиллс Юниоры" компетенциясе.

Чемпионатны оештыручылар - Татарстан Республикасы Хөкүмәте, "Яшь профессионаллар" берлеге (Ворлдскиллс Россия)", "Профеесиональ компетенцияләрне үстерү үзәге" автоном коммерциясез оешмасы һәм "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" автоном коммерциясез оешмасы.

Төбәк чемпионатындагы төп күрсәткечләр:

- 83 "Ворлдскиллс" компетенциясе (яшь категориясе "16 яшьтән 22 яшькәчә")

- 53 "Ворлдскиллс Юниоры" компетенциясе (яшь категориясе "16 яшьтән башлап һәм аннан да яшьрәк)

- 2000 конкурсант һәм эксперт-компатриот

- юниорлар буенча 136 баш эксперт һәм аларның урынбасарлары

- РФдән җәлеп ителгән 35 сертификатлы эксперт

- 38 чемпионат уздыру мәйданчыгы (Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Сарман, Тәтеш)

Төбәк чемпионатын уздыру мәйданчыклары:

- "Казань Экспо" ХКҮ (сәнәгый компетенцияләр һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсе);

- Казан төзелеш көллияте (төзелеш блогы компетенциясе);

- Төбәкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы (ИТ-блогы компетенцияләре);

- Халыкара сервис көллияте (хезмәт күрсәтү өлкәсе компетенциясе);

- Казан педагогика көллияте (педагогик профиль компетенциясе);

- "Казан ярминкәсе" КҮ ("Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан" халыкара махсус күргәзмәсе кысаларында) (сәнәгать компетенцияләре).

Төбәк чемпионатын уздыру чорында уздырылган һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында "Казань Экспо" ХКҮ, Казан төзелеш көллияте, Төбәкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы, Казан педагогика көллияте, "Казан ярминкәсе" КҮ мәйданчыкларында 15000 тирәсе өлкән сыйныф укучысы һәм студент булачак.

Шулай ук чемпионатка волонтерлар да җәлеп ителә, алар түбәндәге юнәлешләрдә эш башкара: озатучы табиблар, Оештыру комитеты штабында эшләү, ярыш мәйданчыкларында эшләү, тамашачыларны урнаштыру, ашату, транспорт белән булышу. 2018 елның 17 ноябрендә чемпионатның беренче этабын ябу тантанасы булачак.

Төбәк чемпионаты нәтиҗәсендә "Ворлдскиллс" стандартлары буенча һөнәри осталык буенча Татарстан Республикасының киңәйтелгән җыелма составы актуальләштереләчәк һәм 2019 елда Казанда булачак VII "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионатының Ярымфиналларында һәм Финалында катнашучылар билгеләнәчәк.


13
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген «World Skills -2019» һөнәри осталык бәйгесенең төбәк чемпионаты старт алды.

Эшкә беренчеләрдән булып түбәндәгеләр кереште:

- "Әлмәт һөнәр көллияте" дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе - "Мехатроника" компетенциясе, бәйгеләр "АЛНАС" ҖЧҖнең "Татарстан киләчәге көллияте" мәгариф үзәгендә оештырылган;

- "Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе - "Лаборатор химик анализ", "ЮНИОРЫ лаборатор химик анализы", "Полимер материаллардан эшләнмәләр әзерләү" компетенцияләре.

Төбәк чемпионатында катнашучылар булып Әлмәт, Чаллы, Бөгелмә, Чистай һәм Яшел Үзәннән һәр командада ике катнашучыдан гыйбарәт биш команда конкурсантлары тора.

Бүген көллиятләр базасында конкурсантлар, юниорлар катнашында, кунаклар, рәсми затлар һәм республиканың эре предприятие вәкилләре каршында сәнәгый компетенцияләр буенча программа һәм призлы урыннар өчен көрәш башланды. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына барлыгы 31 компетенция беркетелгән.

Төбәк чемпионатының рәсми ачылышы 2018 елның 14 ноябрендә "Казан Экспо"ның махсус әзерләнгән мәйданчыгында була.

Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр урынбасары Герман Лернер Италиянең сәнәгатьчеләр һәм предприятиеләр ассоциациясе вәкилләренең Татарстан Республикасына сәфәре кысаларында алар белән очрашу үткәрде.  Делегацияне «Confindustria Russia» генераль директоры Альфредо Гоцци җитәкли. «Confindustria Russia» ассоциациясе Россия базарына итальян бизнесын алга этәрү белән шөгыльләнә. Шулай ук итальян делегациясе составына эре сәнәгать холдинглары өчен җитештерүдә һәм хезмәтләрдә махсуслашкан төрле тармак компанияләре җитәкчеләре кергән. Аерым алганда, Аssolombarda - Ломбардия төбәге сәнәгатьчеләре ассоциациясе,  нефть-газ проектларын озатып йөрүче «NEC Srl» инженерлык компаниясе, нефть химиясе сәнәгате өчен автоматлаштыруның интеграцияләнгән системаларын проектлау, эшләү һәм урнаштыру белән шөгыльләнүче «Fores Engineering Srl» компаниясе, «Forain SRL», «SPIN», «LIVOLSI E CONFORTI» компанияләре һ.б.лар.

Очрашу барышында Италия төбәкләре һәм Татарстан арасында үзара мәнфәгатьләр һәм нефть химиясе һәм машина төзелеше тармакларының продукциясен җибәрүне киңәйтү мәсьәләләре буенча эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерү нокталары билгеләнде; инвестиция һәм инновацион-җитештерү, югары технологияләр һәм кече бизнес өлкәләрендә багланышларны үстерү мәсьәләләре каралды.


12
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 2018 елда сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премиясен тапшыру советы утырышы узды. Утырышны министр урынбасары Илдар Мингалиев үткәрде.

Совет составына, гадәттәгечә, республиканың министрлык һәм ведомство башлыклары керә. Утырышта катнашучылар ачык тавыш бирү юлы белән "Эшлекле камиллек" һәм "Җитештерү системалары" номинацияләрендә лауреатларны һәм дипломантларны билгеләде. Бүләкләү тантанасының көне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин карарны имзалаганнан соң билгеләнәчәк.

Бүген Альберт Кәримов Cotton Way компаниясе (Мәскәү шәһәре) вәкилләре белән очрашты. Эшлекле очрашуда сүз компаниянең республика территориясендә урнашу планнары турында барды. Cotton Way компаниясе - аренда һәм текстиль эшләнмәләрне профессиональ эшкәртү буенча Россия базары лидеры.


9
ноябрь, 2018 ел
җомга

9 һәм 10 ноябрьдә Татарстан Республикасында Красноярск крае губернаторы Александр Усс җитәкечлегендәге делегациянең эш сәфәре уза. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, төбәкара хезмәттәшлек өчен җаваплы ведомство буларак, Крансоярск делегациясен бөтен сәфәре барышында озатып йөри.

Визитның төп максаты - Красноярскида үтәчәк 2019 елгы XXIX Бөтендөнья кышкы универсиада хөрмәтенә Казанда уздырыла торган Универсиада уты эстафетасы чараларында катнашу.

Эш сәфәре программасында Казан мэры белән очрашу планлаштырылган, ә Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгында Татарстан Республикасының икътисадый потенциалын тәкъдим итү булачак. Җәйге Универсиада мирасыннан файдалану тәҗрибәсе белән танышу өчен, делегация "Казан Арена" футбол стадионында булачак, халыкара класслы башка спорт объектларын һәм җәмәгать киңлекләрен караячак.

Сәфәрнең икенче көненә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Красноярск крае губернаторы Александр Усс белән очрашуы, шулай ук эстафетаның йөгереш этабы финишында һәм КФУның төп бинасы каршында Универсиаданың "Ут казанын" яндыру тантанасында бергә катнашу планлаштырылган. Чарада ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та катнашачак.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Томск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин белән очрашу узды. Татарстан Республикасы Хөкүмәт делегациясе эшендә Альберт Кәримов катнашты.

Очрашу барышында түбәндәге ике яклы документлар имзаланды:

- Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешү һәм аны гамәлгә ашыру буенча чаралар планы;

- Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белән Томск өлкәсе Урман хуҗалыгы департаменты арасында хезмәттәшлек турында килешү;

- "РариТЭК" ҖЧҖ һәм "Томскавтотранс" АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү.


8
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Мәскәүдә Ростех Дәүләт копорациясенең "Техмаш" концернына керүче POZIS ("ПОЗиС" АҖ) компаниясе белән Сәнәгатьне үстерү фонды арасында займ шартнамәсенә кул куелды. Акчалар көнкүреш һәм медицина суыткыч техникасын чыгаруны арттыру өчен предприятие куәтләрен модернизацияләүгә юнәлтеләчәк.

POZIS компаниясенә Сәнәгатьне үстерү фондының 750 млн сумлык заемы "Конверсия" программасы кысаларында гамәлгә ашырылган. Августта Сәнәгатьне үстерү фонды эксперт советы предприятиенең югары класслы энергия нәтиҗәлелеге һәм электрон идарә блогы булган яңа суыткычлар чыгаруны үзләштерүен күздә тоткан проектын хуплады. Аны гамәлгә ашыру нәтиҗәсе 2021 елга елына 600 мең берәмлеккә кадәр техника җитештерүгә чыгу булачак.

Проект рәсми рәвештә 2018 елның сентябрендә тәкъдим ителде. Аны Ростех Дәүләт копорациясе генераль директоры С.В.Чемезов һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, шулай ук компаниянең Директорлар советы, "Ростех" ДК һәм "Техмаш" ФҖК вәкилләре югары бәяләде. Инвестпроект "Ростех" ДКнең гадәти кораллану, сугыш кирәк-яраклары һәм махсус химия кластерын үстерү, шулай ук 2025 елга кадәр "ПОЗиС" АҖ үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла.

"Сәнәгатьне үстерү фондыннан алынган заем 2021 елга кадәр көнкүреш һәм медицина суыткыч җиһазлары производствосын модернизацияләү буенча гомуми бәясе 2 млрд сум булган тулы масштаблы проектны финанслый башларга мөмкинлек бирә. Әлеге чараларны тормышка ашыру завод үсеше өчен өстәмә импульс бирәчәк, җитештерү күләмнәрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк, POZIS продукциясенең экспорт потенциалын арттырачак", - дип билгеләп үтте "Ростех" ДКнең гадәти кораллану, сугыш кирәк-яраклары һәм махсус химия кластеры индустриаль директоры, POZIS Директорлар советы рәисе Сергей Абрамов.

"ПОЗиС" АҖ матбугат хезмәте материаллары буенча


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International