WorldSkills Russia төбәк чемпионаты буенча ярышлар дәвам итә

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

Бүген П.В.Дементьев ис. Казан авиация-техник көллияте" ДАҺББУ мәйданчыкларында "Табаклы металл эшкәртү" компетенциясе буенча төбәк чемпионаты старт алды.  ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан катнашучыларны корпоратив идарә бүлеге башлыгы Андрей Федоров сәламләде. Әлеге компетенциядә беренче тапкыр яшь юниорлар катнаша. Катнашучыларның географиясе - ул республиканың төрле шәһәрләре һәм районнары: Яр Чаллы, Лениногорск, Бөгелмә, Биектау районы, Казан.

Төбәк чемпионатында җиңүчеләр "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) 2019 илкүләм чемпионатында катнашачак, ул Казан шәһәрендә киләсе елның май аенда узачак. 

Үз чиратында, Алнас заводы территориясендә, "Киләчәк Татарстан көллияте"нең белем бирү корпусында 14-16 яшьлек юниорлар арасында "Мехатроника" компетенциясе буенча ярышлар старт алды. 5 команда катнашты:

- КНИТУ-КАИ инженерлык лицей-интернаты

-  "Г.И.Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе

- ТР Әлмәт шәһәренең "Аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе

- Татарстан Республикасы Әлмәт ш. "20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

- Әлмәт ш. "Киләчәк Татарстан көллияте" командасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International