Халыкара берәмлекләр системасы СИ фән, техника, җитештерү һәм сәүдә итү өлкәләренең барысы өчен дә бердәм система булып тора, үлчәүләрнең барлык өлкәләрен колачлый һәм механик, җылылык, электрик, магнитлы һәм башка зурлыкларның үлчәү берәмлекләре арасында төгәл бәйләнеш билгели.
Бу көннәрдә Парижда фән дөньясын төптән үзгәртәчәк вакыйга бара. Үлчәмнәр һәм бизмәннәр буенча 26 нчы Генераль конференциядә Халыкара берәмлекләр системасының (SI) - килограммның (массаның), кельвинның (температураның), амперның (электр тогының) һәм мольның (матдә күләменең) база берәмлекләрен яңача карау буенча дөньякүләм фән-техник бергәлегенең күп еллык эшенә йомгак ясалачак. Яңарту кандела, секунд, метр кебек берәмлекләргә дә кагыла. Хәзер барлык берәмлекләр макродөньяның физик объектлары буларак түгел, ә табигатьнең фундаменталь константалары - атом һәм квант белән билгеләнәчәк.
СИ системасында төп берәмлекләр булып 7 зурлык берәмлеге тора: метр, килограмм, секунд, Ампер, Кельвин градусы, свеча (кандела) һәм моль.
СИ төп берәмлекләр системасы буларак дөньядагы күпчелек илләрдә кабул ителгән (АКШ, Боливия һәм Бирма илләреннән тыш). Көндәлек тормышта гадәти берәмлекләр кулланыла торган илләрдә аларның билгеләмәләре СИ берәмлекләре белән беркетелгән коэффициентларга бәйләү мөмкинлеге булырлык итеп үзгәртелгән. Мисал өчен, инглиз үлчәм алу системасы Бөекбританиядә кулланыла, югыйсә 1995 елдан башлап рәсми буларак метрика системасы кулланыла.
Яңа SI күчү инновацияле чишелешләрне һәм яңа технологияләрне үстерүне һәм фәнни оешмаларда һәм предприятиеләрдә кертүне тизләтәчәк, шулай ук күп кенә югары технологик җитештерү процессларының бәясен киметәчәк.
Росстандарт берәмлекләр системасын яңача билгеләүдә Россиянең катнашуын глобаль дәрәҗәсендә координацияли. Россиянең әлеге күчеш нәтиҗәсендә отачагы яки глобаль өслектә үлчәмнәр бердәмлеген һәм төгәллеген тәэмин итүче әйдәп баручы илләр арасында калу-калмавы күп очракта шуңа бәйле булачак.
Яңача билгеләнгән SI берәмлекләре көндәлек тормышта фәнни һәм техник инновацияләрдән файдалану өчен яңа мөмкинлекләр ача. Температураны тагын да төгәлрәк үлчәү мониторингны камилләштерергә һәм климат үзгәрешләрен фаразлауның төгәллеген арттырырга булышачак. Секундларны атом сәгатьләре аша билгеләү объектның җирлектә урнашуын югары төгәллек белән билгеләү мөмкинлеген бирәчәк, бу исә, мисал өчен, пилотсыз транспортның иминлеген тәэмин итү өчен мөһим. Төгәллекнең яңа буын үлчәмнәреннән башка интернет һәм мобиль элемтә, навигация системалары һәм "акыллы шәһәрләр" технологияләре өчен үсеш мөмкин түгел.
Система көндәлек үлчәм берәмлекләренең, метрмы ул яки секунд булсынмы, бөтен дөньяда чагыштырма һәм килештерелгән булын тәэмин итү өчен кирәк. Секундның хәтта берникадәр өлешенә төгәлсезлек китүе дә Олимпиадада 100 метрлы чабышта җиңүчегә яки фондлар базарында сатуларда катнашучыга критик булырга мөмкин. Ә навигация системалары эшендә исәп миллионынчы өлешләрдә бара.
Берәмлекләрнең бердәмлеге аларның дөньяның барлык илләрендә килешенгән һәм төгәл булуын саклап кына калмыйча, җәмгыятьнең үлчәмнәрнең нәтиҗәләренә, дөреслегенә ышанычын да ныгыта. Мисал өчен, көн саен диярлек кулланыла торган килограмм кибеттә сатып алына торган продуктның төгәл авырлыгын гарантияләргә, аны бәясе белән чагыштырырга булыша. Медицинада, мисал өчен, сүз дару препаратын төгәл дозаларга бүлү турында бара, чөнки кешенең сәламәтлеге шуңа бәйле бит.
Үзгәрешләр 2019 елның маеннан үз көченә керәчәк дип планлаштырыла.
Яңача карау масштабы буенча да, фундаментальлеге буенча да аеруча мөһим булып тора. СИ төп берәмлекләрен билгеләү өчен җиде зурлык буенча фундаменталь константаларның (ФФК) сан билгеләрен теркәү планлаштырыла, алар арасында: Авогадро, Больцман, Планк даимиләре, элементар заряд, яктылык тизлеге, цезий атомнарының нурланыш ешлыгы, теркәлгән монохроматик нурланыш җетелеге.
СИ яңача карауга аргументлар булып кайбер төп берәмлекләрнең билгеләмәләренең камил булмавы хезмәт итә: мисал өчен, килограмм артефактка нигезләнгән берәмлек булып тора һәм контрольдә тотылмый торган үзгәрешләр һәм хәтта югалту куркынычларына дучар.