Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителгән 2019 ел якынлашканда, һәм эшче һөнәрләрнең абруен үстерү һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру максатында чираттагы мәртәбә җиңел сәнәгать предприятиеләре арасында "тегүче" белгечлеге буенча Республика эшче осталык конкурсы узды.
Азнакай, Бөгелмә, Казан, Кукмара һәм Яр Чаллы якларыннан килгән конкурста катнашучылар үзләренең осталыгын күрсәтте. Предприятиеләрнең иң яхшы тегүчеләре теория белемнәрен генә күрсәтеп калмыйча, Конкурс комиссиясе әгъзаларына гамәли биремнәр кысаларында һөнәри осталык үрнәкләрен дә күрсәтте. Катнашучыларның эшен Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, "КНИТУ" ЮББ ФДБМУ Җиңел сәнәгать, мода һәм дизайн технологиясе институты, Казанның Дизайн технологияләре көллияте, Тукымачылык һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре профсоюзының Республикасы Федерациясе вәкилләре бәяләде.
Конкурс нәтиҗәләре:
Потякова Александра Александровна ("Бөгелмә" тегү фабрикасы" ҖЧҖ) – 1 урын
Кокурина Нина Васильевна ("Йолдыз" ҖЧҖ) - 2 урын
Зарипова Ольга Валерьевна ("Кукмара тегү фабрикасы" ҖЧҖ), - 3 урын.
Конкурста җиңүчеләр грамоталар, акчалата призлар һәм кыйммәтле бүләкләр белән билгеләп үтелде.
Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерә һәм мондый чараларда предприятиеләрнең тагын да зуррак активлыгына өмет белдерә, чөнки алар хезмәткәрләрне яңа һөнәри нәтиҗәләргә ирешүгә мотивацияләү өчен юнәлдерелгән.