Казанда ММЧ арасында "Эшче һөнәрләр һәм инженерлык белгечлекләре престижы" V журналист премиясенә иң яхшы мәкалә авторларын бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасы "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре - 2018" конкурсы чаралары вакытында булды.
Журналистларны бүләкләү "Казан ярминкәсе" КҮ "Свияжск" тантаналар залында узды. Премиядә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләрне Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер һәм республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов кулыннан алды.
Гран-прины Алинә Миңневәлиевага - "Ялкын" журналының бүлек мөхәрриренә - материаллар циклы һәм эшче һөнәрләрнең һәм инженерлык белгечлекләренең имиджын арттыру юнәлешендәге күп еллык хезмәте өчен бирелде. "Басма һәм электрон ММЧда иң яхшы материал" номинациясендә беренче урын Светлана Хановага - "Вятка" газетасы һәм "Нократ" мәгълүмат сайты журналистына, икенче урын Юлия Ревинага - "Комсомольская правда" газетасы корреспондентына эләкте. "Иң яхшы радио һәм телевидение материалы" номинациясендә төп премиягә Равил Мукменов - ОТР телеканалы корреспонденты - "Промышленная политика" программасындагы сюжет өчен лаек булды. Икенче урынны Резедә Гиняева алды - "Нурлат-информ" мөхәррире - "Я рабочий. Я горжусь!" проекты кысаларындагы видеосюжетлар өчен. "Иң яхшы блогер өлкәсе материалы" номинациясендә Эдуард Сибгатуллин җиңүче булды - аны Instagram челтәрендәге шәхси блогында эшче һөнәрләрне һәм инженерлык белгечлекләрен күп ел дәвамында популярлаштыруы өчен билгеләп уздылар.
Быел КВЗ "Эшче һөнәрләр һәм инженерлык белгечлекләре престижы" конкурсына илледән артык хезмәт тапшырылды. Жюри әгъзалары белдерелгән критерияләргә җавап бирә торган иң яхшы журналист материалларын сайлады.
Эшче белгечлекләр имиджы тематикасы буенча иң яхшы материал премиясен Казан вертолет заводы 2013 елда гамәлгә куйды. Конкурс "Вертолеты России" холдингы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Республика "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәмендә оештырылды. 2018 елда конкурс инде бишенче мәртәбә узды. Премиянең төп максаты - иң яхшы журналист эшләрен ачыклау һәм кадрлар мәсьәләләрен яктыртучы һәм эшче һөнәрләренең һәм инженерлык белгечлекләренең уңай имиджын формалаштыручы журналистларны бүләкләү.