Чаллыда КАМАЗ хезмәткәрләре өчен тагын бер йорт тапшырдылар

2025 елның 12 декабре, җомга

12 декабрьдә 78 нче микрорайонда 179 фатирлы аренда йортына күченү эше башланды. КАМАЗның 55 еллыгы урамындагы заманча яңа бина ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән. Чарада Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты.

Йортта бер подъезд, 18 торак кат, 108 – бер бүлмәле, 53 – ике бүлмәле һәм 18 өч бүлмәле фатир бар. Аларның гомуми мәйданы – 8,8 мең кв.м. КАМАЗ җиһазлар, көнкүреш техникасы һәм интерьер әйберләре сатып алуны финанслаган. Фатирлар барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган, компания тарафыннан камазлыларга уңайлы яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Дәүләт торак фонды Чаллыда автогигант хезмәткәрләренә 3 күпфатирлы йортта 486 фатирны арендага биргән иде. Якын арада шәһәрнең 78 нче микрорайонында тагын ике аренда йортын файдалануга тапшыру планлаштырыла. Белгечләрне җәлеп итү өчен барлыгы 1 023 фатир биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International