12 декабрьдә 10:00 сәгатьтә Россиянең Таиланд Корольлегендә Сәүдә вәкиле Юрий Лыжин белән онлайн-очрашу узачак. Туры эфирны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының ТГ-каналында түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: t.me/made_in_tatarstan.
Республика предприятиеләренә илләр арасындагы хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре турында сөйләячәкләр һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәкләр.
Компанияләрне катнашырга чакырабыз!
Катнашучылар турында мәгълүмат һәм фикер алышу өчен сораулар почта адресына кабул ителә: Anna.Kasimova@tatar.ru
Телефон: +7 (843) 567-36-82
«Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» – «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә торган чараларның берсе.