Татарстанда республика компанияләре арасында иң яхшы товарлар һәм хезмәтләр конкурсында җиңүчеләрне игълан иттеләр

2025 елның 16 декабре, сишәмбе

Казан Ратушасында «Россиянең иң яхшы 100 товары» һәм «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Республика Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев һәм башкалар катнашты.

Быел конкурста катнашуга республиканың 230 предприятиесе, халык һәм сәнгать һөнәрләре осталары гариза биргән.

Конкурс традицион рәвештә 6 номинация буенча узды: «Азык-төлек товарлары», «Халык өчен сәнәгать товарлары», «Җитештерү-техник билгеләнештәге продукция», «Халык өчен хезмәтләр», «Җитештерү-техник билгеләнештәге хезмәтләр», «Халык һәм сәнгать кәсепләре эшләнмәләре».

171 лауреат,  I дәрәҗә 199 дипломант,  II дәрәҗә 75 дипломант расланды.

«Бу конкурс республикабызның иң мөһим конкурсларының берсе. Татарстан бүген илебезнең икътисадый яктан иң алга киткән төбәкләренең берсе булып тора: ел йомгаклары буенча җитештерү күләме, безнең бәяләүләр буенча, 6 триллион сумга җитәчәк. Әмма ирешелгәннәрдә тукталу – үсешне туктату дигән сүз, – диде Олег Коробченко. – Бу конкурс – ярыша-ярыша без продукциянең сыйфатын күтәрәбез, үзкыйммәтебезне киметәбез һәм Татарстанда җитештерелгән товарларны эчке базарда да, аннан читтә дә алга этәрәбез».

Продукция сыйфатының һәм хезмәт күрсәтүләрнең тотрыклы югары күрсәткечләре өчен Татарстанның 3 предприятиесе – Казаноргсинтез, Инженер-җитештерү үзәге, Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты конкурсның югары бүләге – «Татарстанның сыйфат лидеры» призына лаек булды.

Берьюлы 4 предприятие «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасының югары бүләкләренә лаек булды — Нәфис Косметикс («Сыйфат лидеры»), А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы («Инновация-2025»), «Хортум» фәнни-җитештерү предприятиесе («Импортны алмаштырудагы уңышлар өчен»), «Славица» туңдырма фабрикасы («Сыйфат тәме»).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International