«Алабуга аккумулятор заводы» җиңел һәм йөк автомобильләре өчен EFB технологиясе буенча аккумулятор батареяларын серияле җитештерүне башлап җибәрде. Ел саен предприятие 80 мең берәмлеккә кадәр продукция җитештерә алачак.
Гомуми инвестицияләр якынча 157 млн.сум тәшкил иткән. Шулардан «Үсеш проектлары» уртак федераль-төбәк программасы буенча ташламалы займ рәвешендә 97,5 млн.сумны Сәнәгатьне үстерү федераль фонды, 10,8 млн.сумны Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды биргән.
EFB – сыек электролит кулланыла торган яхшыртылган аккумулятор батареялары. Мондый батареялар SLA кургаш-кислота аккумуляторларына карата 45% ка тизрәк заряд туплый, югары сыйдырышлылыкка һәм хезмәт итү вакытына ия, түбән үзкыйммәткә һәм җибәрү тогы күрсәткечләре 30% тан 50% ка кадәр яхшыртылган, цикллы разрядларга тотрыклырак.
Мондый батареяларны электрониканың бай системасы булган заманча транспорт чараларында (КАМАЗ йөк машиналары һәм махсус техникасы, җиңел автомобильләр), шулай ук сәнәгатьнең, электр энергетикасының һәм телекоммуникация инфраструктурасының төрле объектларын энергия белән тәэмин иткәндә резерв туклану чыганаклары сыйфатында кулланалар.