Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында хезмәткәрләр «СИБУР-ТР» АҖ комплаенс-менеджеры Айрат Хәйруллин белән очрашты.
Ул коррупциягә каршы законнарны үтәү һәм, СИБУР системасының төп элементларының берсе буларак, коррупциягә каршы хокук аңын формалаштыру буенча чаралар комплексы турында сөйләде.
Айрат Хәйруллин шулай ук комплаенс-системаның эш тәҗрибәсе һәм предприятиедә корпоратив бизнес–культура үзенчәлекләре белән уртаклашты.
Очрашу ачык диалог форматында узды: хезмәткәрләр сораулар бирделәр, дәүләт хезмәтендә реаль кейслар һәм этика стандартларын ныгыту юллары турында фикер алыштылар.
Мондый хезмәттәшлек – икътисадта һәм идарәдә гадел, куркынычсыз һәм җаваплы мохит булдыруга мөһим адым.