«Сакчыл җитештерү» методикасын кертү буенча ведомствоара эшче төркем утырышы

2012 елның 5 июле, пәнҗешәмбе
5 июльдә "Сакчыл җитештерү" методикасын кертү буенча ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышы булды. Әлеге төркемнең составы зурайды. Бирегә яңа әгъзалар – Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ИЭУП, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты, Казан милли технология университеты, "Казан вертолет заводы"ААҖ, "Серго ис. завод" ААҖ, "Казан электротехника заводы" вәкилләре чакырылды.
Утырышта беренче яртыеллык эш йомгаклары хакында мәгълүмат, хисаплар тыңланды. Утырыш ахырында халыкара танылган Лин-оешма – Кайдзен Институты презентациясе булды. Әлеге оешманың Россиядәге бүлеге директоры Андрей Гавриченков кайдзен-менеджерлар әзерләү хакында, җитештерү системалары аудиты һәм аларны сертификацияләү мөмкинлекләре, Лин-практиклар әзерләү һәм сәнәгатьнең төрле тармакларындагы предприятиеләрдә эталон мәйданнары булдыру хакында сөйләде, эшче төркем утырышында катнашучыларның сорауларына җавап бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International