Керәшеннәрнең Питрау бәйрәме

2012 елның 16 июле, дүшәмбе
2012 елның 14 июлендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Мамадыш районының Җөри авылында уздырылган Питрау бәйрәмендә катнашты. Әлеге чарага Татарстан, Башкортостан, Удмуртия һәм Чиләбе өлкәсеннән күп кунаклар килгән иде.
Традициягә әверелгән республика күләмендәге әлеге бәйрәм кунакларына Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән мөрәҗәгать итеп, Р.Зарипов аның “дини бәйрәм кысаларыннан чыгып, төрле дин вәкилләрен һәм төрле милләт кешеләрен бер мәйданга җыя торган чарага” әверелүен билгеләп үтте. Питрау бәйрәме җәйнең нәкъ уртасында уздырыла һәм авыл эшчәннәре хезмәтенә хөрмәт белдерүне, керәшеннәрнең үзенчәлекле мәдәниятен, кунакчыллыгын чагылдыра. Министр “күпмилләтле республика халыкларының мәдәни мирасын һәм гореф-гадәтләрен саклап калугың – республика җитәкчеләре алдында торган мөһим бурычларның берсе” булуын ассызыклады.
Концерт мәйданнарында керәшен фольклор коллективлары һәм Татарстан Республикасы артистлары чыгыш ясады, спорт ярышлары оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International