Татарстан Республикасы һәм Приморье крае арасында сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлекне үстерү турында Килешүне гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 3 декабрендәге 2256-р номерлы Йөкләмәсе нигезендә, 2012 нче елгы Федераль Сабантуйны Владивосток шәһәрендә уздыру турында карар кабул ителде.
Әлеге чара кысаларында 29 июньдә Владивосток шәһәрендә “Татарстан Республикасы һәм Приморье крае арасында сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлекне үстерү” темасына “түгәрәк өстәл” узачак. Анда әлеге регионнардан оешмалар һәм предприятиеләр – Татарстан Республикасыннан «ICL-КПО ВС» ААҖ, «Татспиртпром» ААҖ, «ИНВЭНТ» ҖЧҖ, «Кама» сәүдә йорты» ҖЧҖ, Казан (Идел буе) федераль университеты вәкилләре, шулай ук «КАМАЗ» һәм «Хитон» ачык акционер җәмгыятьләренең регионнардагы филиаллары вәкилләре катнашачак.
Әлеге чараны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Приморье крае Халыкара хезмәттәшлек һәм туризм департаменты һәм Приморье краеның Сәнәгать һәм транспорт департаменты оештыра. Бу очрашу эш визитлары вакытында ирешелгән килешүләрне гамәлгә ашыру хакында фикер алышуларның дәвамы булачак. 2011 елда бу ике регион арасында товар әйләнеше 675 млн. сум тәшкил итте. Машина төзелеше, энергияне сак тоту, нефть химиясе, шулай ук мәгариф, мәгълүмат технологияләре һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлек итүне арттыруның перспектив юнәлешләре дә барлыкка килде.
Визит кысаларында Ерак Көнчыгыш федераль университеты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты арасында Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов һәм Приморье крае Губернаторы В. Миклушевский очрашуы вакытында килешенгән хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру чаралары планына имза салыначак.
2012 елның 30 июнендә Владивосток шәһәрендә Федераль Сабантуй булачак.