Максат – техник җиһазларны яңарту

2012 елның 19 июне, сишәмбе

2012 елның 20 июнендә “Казан ярминкәсе” ачык акционер җәмгыятендә  “Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан-2012” халыкара күргәзмәсе кысаларында “Зеленодольск проектлау конструкторлык бюросы” ААҖ һәм “АВЕВА” компаниясе арасында контракт документларына имза салыначак. Әлеге вакыйга ике як өчен дә җитди адым булып тора, шартнамә күләме  100 млн. сум тәшкил итә.

Контракт шартлары буенча AVEVA Marine компаниясенең лицензияләр пакеты “Зеленодольск проектлау конструкторлык бюросы”на тапшырыла, бу бюрога хезмәт җитештерүчәнлеген, эшләрнең нәтиҗәлелеген арттыру, техник һәм технологик процессларны оптимальләштерү мөмкинлеге бирәчәк.

AVEVA Marine компаниясенең суднолар проектлау буенча заманча системасы “Зеленодольск проектлау конструкторлык бюросы” ачык акционер җәмгыятендә берничә елдан бирле кулланыла. Аның нигезендә IT-технологияләрне куллануның нәтиҗәлелеген раслаучы берничә җитди проект гамәлгә ашырылды инде. Имза салыначак контракт буенча “ЗПКБ” ААҖ  AVEVA Marine компаниясеннән суднолар проектлауда 3D кулланырга мөмкинлек бирә торган программага лицензия тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International