Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов металлургия тармагы ветераннарын һәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – Металлурглар көне белән тәбрик итте:
“Хөрмәтле металлургия тармагы ветераннары һәм хезмәткәрләре! Бүген Татарстан һәм Россия икътисадларын металлургия продукциясеннән башка күз алдына да китереп булмый. Машина төзелеше сәнәгатенең нигезен тәшкил итә торган әлеге тармак сәнәгать үсешенең динамикасын, сыйфатын чагылдыра, республика һәм ил икътисадларын ныгытуга зур өлеш кертә.
Республиканың машина төзелеше һәм приборлар төзү өлкәсендәге эре предприятиеләренең һәрберсендә кою цехлары һәм мәйданчыклары бар. Татарстан Республикасы машина төзелеше тармагында металлургия өлеше 2011 елда 14 % тәшкил итте. Бүген бу тармакта 15 меңнән артык кеше хезмәт итә.
Кою цехларының конкурентлылыгын арттыру машина төзелеше предприятиеләрен техник һәм технологик яктан яңавдан җиһазлау эшеннән башка мөмкин түгел. Бу максатлар өчен инвестицияләр кертү Татарстанның машина төзелеше комплексы предприятиеләренә базар шартларына җайлашырга, җитештерелә торган продукция номенклатурасын үзгәртеп торырга мөмкинлек бирә. Бу эшнең уңай нәтиҗәләре А.М. Горький исемендәге завод, “Алнас” ААҖ, “КАМАЗ” ААҖ мисалларында ачык күренә.
2011 елда Казан шәһәрендә Россия коючыларының Х съезды үткәрелде. Съездда 300 дән артык белгеч – Россия, Украина, Беларусь Республикасы, АКШ, Германия, Польша һ.б чит илләрдән предприятиеләр җитәкчеләре, җиһаз һәм материал ташучылар катнашты. Бу республика металлурглары ирешкән дәрәҗәләр, алар хезмәтеның танылуы хакында сөйли.
Бүгенге бәйрәм белән котлап, хөрмәтле ветераннарга аеруча олы рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Сезгә, әлеге тармакта эшне оештырып җибәргән һәм тәҗрибәле остазлар буларак яшьләрне бу хезмәткә өйрәткән хөрмәтле кешеләребезгә, традицияләрне саклап калган һәм металлургия тармагын икътисадның әйдәп баручы өлкәләренең берсенә әверелдергән өчен зур рәхмәт!
Хөрмәтле металлургия тармагы ветераннары һәм хезмәкәрләре! Сезгә сәламәтлек, иминлек, планнарыгызның тормышка ашуын телим!”.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Казахстан Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге белән онлайн-очрашу узды.