Татарстан Республикасы делегациясенең XVI халыкара икътисад форумында катнашуы

2012 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

20-22 июньдә Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге делегация XVI Петербург халыкара икътисад форумында катнаша. Делегация составында  Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан министрның беренче урынбасары Кәбиров Руслан Харис улы да бар.

Быел форум “Эффектив лидерлык” шигаре белән уза. Икътисадчылар, политологлар һәм бизнес-элита вәкилләре икътисад проблемалары хакында, энергетика иминлеген ныгыту мәсьәләләре, финанс базарын җайга салу, шулай ук бизнесның җаваплылыгын арттыру турында фикер алышачак. Россиядә уздырыла торган реформаларга, аның технологик һәм инновацион үсешенә һәм инновация сәясәтен камилләштерүгә форумда катнашучылар тарафыннан  аерым игътибар бирелер дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International