ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе
3 – 5 августта Алабуга шәһәрендә V Бөтенроссия Спас ярминкәсе үткәрелә. Анда 400дән артык һөнәрче катнашачак. Ярминкәгә ювелир әйберләр, милли киемнәр, киндер кием-салым, мамык, агачтан уеп ясалган әйберләр, керамика (уенчыклар), гжель, нәфис күн, корама тегү һәм курчаклар, металлдан, кайрыдан, пыяладан ясалган әйберләре белән Россия Федерациясенең 44 шәһәреннән һәм 20 җирлегеннән халык һөнәрчеләре катнаша. Ярминкәгә шулай ук Россиянең һәм чил илләрнең күн эшкәртү осталары киләчәк, алар теләүчеләр өчен мастер-класслар үткәрәчәк.

1
август, 2012 ел
чәршәмбе
1 августта Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов куллану базарының эре объектларында иминлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре һ.б катнашты.
Киңәшмә кысаларында иҗтимагый тәртип, янгын куркынычсызлыгы, санитария-эпидемиология һәм ветеринария иминлеге өлкәсендә гамәлдәге законнарны тайпылышсыз үтәү мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирү кирәклеге ассызыкланды.
1 августта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров Люксембург Бөек Герцоглыгының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пьер Ферринг әфәнде белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы аппараты вәкилләре катнашты. Кунакларга республиканың сәнәгать һәм инвестиция потенциалын презентацияләү булды, Татарстан Республикасы һәм Люксембург Бөек Герцоглыгы арасында сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр һәм инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында сүз барды.

30
июль, 2012 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасында 14 – 17 август көннәрендә «Авиакосмик технологи-яләр, заманча материаллар һәм җиһазлар. Казан-2012» VI халыкара күргәзмәсе («АКТО-2012») үткәреләчәк. Күргәзмәне оештыручылар: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Казан вертолет заводы» ААҖ, А.Н.Туполев ис. КНИТУ, «Туполев» ААҖ, «С.П.Горбунов ис. КАҖБ» ААҖ, «Казан ярминкәсе» ААҖ, «Вертолет-Медиа» ҖЧҖ.

26
июль, 2012 ел
пәнҗешәмбе
25 июльдә Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева "Машина (судно) төзелеше кластерын үстерү – Зеленодольск муниципаль районының әһәмиятле предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итүне гамәлгә ашыру шарты" республика семинар-киңәшмәсендә катнашты. Әлеге чара Зеленодольск муниципаль районы администрациясе, А.Н. Туполев ис. Казан милли-тикшеренү техник университеты – КАИ, Зеленодольск шәһәренең машина төзелеше тармагы предприятиеләре белән берлектә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан оештырылды.
25 июльдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов Россия Федерациясе субъектларындагы Татарстан Республикасы вәкиллекләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкилләре, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Татарстан Республикасының инвестиция үсеше агентлыгы, "Иделбуе сыйфат үзәге" НП вәкилләре катнашында киңәшмә үткәрде.

24
июль, 2012 ел
сишәмбе
24 июльдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәүдә һәм сәнәгать министры Р. Зарипов «ТЮФ Тюринген белән уртак Интерсертифика-ТЮФ» ҖЧҖ генераль директоры Вадим Рождественский белән очрашты. Очрашуда министр урынбасары Гөлнара Әхмәдиева һ.б. катнашты
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәүдә һәм сәнәгать министры Р. Зарипов очрашуда катнашучыларны “2012-2013 елларга Татарстан Республикасында “Сакчыл җитештерү” методикасын гамәлгә ашыру” максатчан программасын үтәү барышы, икътисадның төрле тармакларында һәм республиканың дәүләт хакимияте органнарында Лин-технологияләрне кертү тәҗрибәсе белән таныштырды, кадрлар әзерләүнең гамәлгә кергән системасы турында мәгълүмат бирде.
Очрашуда кадрлар әзерләү мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы, республиканың белем бирү үзәкләре, сертификация органнары һәм «Интерсертифика» бәйсез компанияләр төркеме арасында хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында да фикер алышынды.

23
июль, 2012 ел
дүшәмбе
2012 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәүдә һәм сәнәгать министры Р. Зарипов Польша Республикасы Поморск воеводалыгы Маршалы Мечислав Струк әфәнде җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.

20
июль, 2012 ел
җомга
Агымдагы елның 14-17 август көннәрендә Татарстан Республикасында “Авиакосмос технологияләре, заманча материаллар һәм җайланмалар, Казан – 2012” VI Халыкара күргәзмәсе, «Заманча технологияләр, материаллар, җайланмалар һәм квалифицияле кадрлар потенциалын торгызу – илнең авиа- ракета төзелешен яңартуның мөһим өлеше» фәнни-гамәли конференциясе, кече авиация конференциясе, “Мин күккә гашыйк” авиация бәйрәме үткәреләчәк. Әлеге чараларны әзерләү һәм үткәрү буенча 2012 елның 20 июлендә оештыру киңәшмәсе булды, аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәүдә һәм сәнәгать министры Р. Зарипов үткәрде. Киңәшмәдә ведомствоара эшче төркем вәкилләре – Татарстан Республикасы Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы, Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы вәкилләре, “Казан ярминкәсе” ААҖ, һ.б. катнашты.

18
июль, 2012 ел
чәршәмбе
2012 елның 18 һәм 19 июль көннәрендә Татарстан Республикасына инновацияләр үсеше һәм инновация инфраструктурасы өлкәсендә Татарстан Республикасы тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан Чиләбе өлкәсе предприятиеләре белгечләре килде. 18 июльдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында бу уңайдан очрашу уздырылды. Кунаклар «ИТ-парк» дәүләт автоном учреждениесендә, «КНИАТ» инновация-технология үзәгендә» булдылар, 19 июльдә ПКФ «БЕТАР» ҖЧҖ (Чистай шәһәре) һәм Чаллы шәһәре «ИТ-паркка» бару планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International