ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2013 ел
шимбә
2013 елның 23 мартында Әлмәттә балалар техник иҗатына багышланган семинар булды. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева “Сәнәгать предприятиеләренең һәм мәгариф учреждениеләренең яшьләр һәм балалар техник иҗатын үстерү ресурсы буларак хезмәттәшлеге” турында доклад белән чыгыш ясады.
Ул, бүген сәнәгать предприятиеләренең иң зур проблемаларының берсе – техник яктан белемле кадрларга кытлык булуын билгеләп үтте.
2013 елның 22 мартында Чаллы шәһәрендә VII Халыкара Лин-конференция булды. Конференциядә дәүләт хакимияте органнары, 32 эре корпорация һәм предприятие вәкилләре, Бөекбритания, Япония, Италия, Төркия Лин-тренерлары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасында Лин-технологияләрне кертү тәҗрибәсе хакында доклад белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында Сакчыл җитештерү проектын кертү уңышлы бара. Республикада ысулый база эшләнде, Лин-технологияләрне җитештерүгә кертү, Лин-тренерлар әзерләү эше алып барыла.

20
март, 2013 ел
чәршәмбе
2012 елның 19 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов Австрия Республикасының Транспорт, инновацияләр һәм технологияләр министры Андреас Райххард әфәнде җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.

18
март, 2013 ел
дүшәмбе
2013 елның 18 мартында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Бавария (ГФР) делегациясе белән очрашу үткәрелде. Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры беренче урынбасары Р. Кәбиров, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре, "Алабуга" махсус икътисадый зонасы вәкилләре, ГФР ягыннан – Бавариянең Икътисад, Инфраструктура, транспорт һәм технологияләр министры Аппараты җитәкчесе Ханс Шляйхер әфәнде, Нюрнберг һәм Урта Франкониянең Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Маркус Летч әфәнде, Бавариянең эшлекле даирәләре вәкилләре катнашты. Татарстанның һәм Бавариянең сәнәгать һәм инвестиция потенциалын презентацияләү булды.

15
март, 2013 ел
җомга
17 март – сәүдә һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре көне. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов республиканың сәүдә һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
"Хөрмәтле сәүдә һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре, сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!
Куллану базары – җәмгыятьнең социаль-икътисадый бөтенлеген чагылдыручы төп күрсәткеч. Бу тармактагы тотрыклылыкны Татарстан Республикасы Хөкүмәте социаль-икътисадый үсешнең иң мөхим шарты буларак бәяли.
Кулланучылар ихтыяҗын канәгатьләндерү, сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре челтәрен үстерү, аларның матди-техник базасын яхшырту, товарларның сыйфатын һәм ассортиментын яхшырту, тармак предприятиеләренең эшләү рәвешләрен һәм ысулларын камилләштерү, халыкка хезмәт күрсәтү культурасын арттыру республикада сәүдә һәм куллану хезмәтләре күрсәтү тармагын үстерүнең өстенлекле бурычы булып тора.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү республика икътисадының динамик үсешкә ия булган мөхим тармакларының берсе. Бүген бу өлкәләрдә 300 мең кеше хезмәт куя торган 15 мең ваклап сату предприятиесе, 9 мең җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре эшли. Ваклап сату әйләнеше күләме буенча Татарстан Идел буе федераль округында әйдәп баручылар сафында.
Һөнәри бәйрәмегез көннәрендә бу һөнәрнең абруен арттыруга, сатып алучыларга хезмәт күрсәтүне камилләштерүгә һәм Татарстан Республикасы куллану базарын үстерүгә өлеш керткән тармак ветераннарына зур рәхмәтемне белдерәм.
Хөрмәтле сәүдә һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре! Сезнең тырыш хезмәтегез, булганлыгыгыз бәрабәренә бик мөхим социаль бурыч үтәлә – республикабыз халкының сатып-алу ихтыяҗлары канәгатьләндерелә. Сезгә сәламәтлек, саекмас энергия, хезмәтегезгә иҗади якын килеп, яраткан эшегезгә тугры калуыгызны телим. Сезгә һәм гаиләләрегезгә, якыннарыгызга уңышлар һәм ышанычлы киләчәк насыйп булсын!”

11
март, 2013 ел
дүшәмбе
10–11 мартта Татарстан Республикасында эшче визит белән Ростов өлкәсе делегациясе булды. Дделегациянең җитәкчесе – Ростов өлкәсе Губернаторы В. Голубев. 10 мартта кунаклар "Казан" халыкара аэропортының яңа терминалын карадылар, Универсиада объектларында булдылар, метрополитен эшчәнлеге белән таныштылар.
11 мартта Ростов өлкәсе делегациясе югары технологияләр технопаркы «ИТ-паркка», Казан (Идел буе) федераль университетына барачак.
Делегация Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белән дә очрашачак.

7
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов 8 март белән котлады:
"Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Сезне чын күңелдән 8 март – халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм. Бу язгы бәйрәм сезнең күңелләрегезне күтәрсен, яңа уңышларга омтылдырсын. Сәламәтлек, мәхәббәт, тынычлык телим!"
2013 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов күптән түгел Мәскәү шәһәрендә булып узган "Россия Федерациясендә металл эшкәртү җиһазлары җитештерүне булдыру шартлары һәм перспективалары" халыкара инвестиция форумында катнашучылар белән киңәшмә үткәрде.

5
март, 2013 ел
сишәмбе
2013 елның 5 мартында Мәскәүдә "Россия Федерациясендә металл эшкәртү җиһазлары җитештерүне булдыру шартлары һәм перспективалары" Халыкара инвестиция форумы булды. Форумда Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Д. Матуров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия Федерациясе субъектларының хөкүмәт вәкилләре (Ростов, Свердловск һәм Ульяновск өлкәләре), чит илләрнең (Германия, Чехия, Швейцария, Италия, Австрия, Япония) станоклар төзү буенча 40 предприятиесе вәкиле һәм 5 милли берлек (Немец машина төзү предприятиеләре берлеге, Италиянең Станоклар, роботлар, автоматлаштыру ситемалары һәм башка продукция җитештерүчеләр ассоциациясе, Швейцариянең Машина төзелеше, электротехника һәм металлургия сәнәгате һәм технологик яктан аларга бәйле тармаклар берләшмәсе, Япониянең Станок төзүчеләр ассоциациясе, Чехиянең Машина төзелеше технологияләре берлеге) вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасыннан форумга КНИТУ-КАИ, «КНИАТ» ААҖ, «Алабуга» МИЗ вәкилләре барды.

2
март, 2013 ел
шимбә
2013 елның 2 мартында "Туполев" ААҖ һәм "Горбунов исемендәге КАҖБ" ААҖ коллективларының берләштерелгән җыелышы булды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, әлеге предприятиеләрнең хезмәт коллективлары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International