Предприятиеләр берләшә

2013 елның 2 марты, шимбә
2013 елның 2 мартында "Туполев" ААҖ һәм "Горбунов исемендәге КАҖБ" ААҖ коллективларының берләштерелгән җыелышы булды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, әлеге предприятиеләрнең хезмәт коллективлары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов "Туполев" ААҖ конструкторлык бюросы һәм "Горбунов исемендәге КАҖБ" тарихында яңа этап башлануы хакында хәбәр итте Һәм сүзне Берләшкән авиация корпорациясе президенты М. Погосянга бирде. М. Погосян предприятиеләрне реконструктуризацияләү планы белән таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы елда бу ике авиация предприятиясе бердәм структурага берләшергә тиеш, бу авиация техникасы җитештерү ресурсларын берләштерүгә һәм структураны оптимальләштерүгә юнәлдерелгән стратегиянең бер өлеше булып тора.
Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов М. Погосянга "Туполев" ААҖ һәм "Горбунов исемендәге КАҖБ" ААҖ берләштерү турында карар кабул иткән өчен рәхмәт белдерде һәм Берләшкән структура үзәгенең Казан шәһәрендә булырга тиешлегенә басым ясады. Агымдагы елның 1 мартында "Горбунов исемендәге КАҖБ" ААҖ Директорлар советы утырышында "Туполев" ААҖ Президенты А. Бобрышев "Горбунов исемендәге КАҖБ" ААҖ генераль директоры итеп билгеләнде. Предприятиенең элеккеге җитәкчесе Василь Каюмовка "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылды, ул яңа берләшмәдә хезмәтен дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International