ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2013 ел
җомга
2013 елның 141 апрелендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Сакчыл җитештерү" методикасын кертү буенча Ведомствоара эшче төркем утырышы булды.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева "Нәтиҗәле процесслар – югары җитештерүчәнлек" 7 нче халыкара лин-конференция йомгаклары хакында бәян итте.
11 апрельдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр урынбасары Рашат Фәттахов Дагыстан делегациясе белән очрашты. Делегацияне Дагыстан Республикасының сәүдә һәм тышкы икътисадый багланышлар министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Максуд Мусаев җитәкли.
Дагыстан делегациясе составына Дагыстан Республикасының сәүдә һәм тышкы икътисадый багланышлар министрлыгының Сәүдә һәм тышкы икътисадый багланышлар идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Р.С. Сөләйманов, һ.б кертелгән.
Делегация кулланучылар базарының заманча инфраструктурасын булдыру, халыкны товарлар белән тәэмин итү һәм халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру, махсус программа кулланып сәүдә реестрын булдыру, сәүдә һәм инвестиция эшчәнлегенә дәүләт ярдәме өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсе белән танышты.
2013 елның 11 апрелендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында куллану базарының торышы турында эшче төркем утырышы булды. Аны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов үткәрде.
Утырышта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Кулланучы хокукларын һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, "Татарстан Республикасында стандартлаштыру, метрология һәм сынау дәүләт төбәк үзәге" ФДУ, Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы, Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе, Татарстан Республикасы Сәүдә - сәнәгать палатасы, Казан шәһәре башкарма комитеты, Татарстан Республикасы инвестиция үсеше агентлыгы, "Казан шәһәрендә уздырылачак 2013 елгы 27 Бөтендөнья җәйге универсиадасы башкарма дирекциясе" АНО, "Тест-Татарстан" республика сертификация-методология үзәге" ЯАҖ һәм башкалар вәкилләре катнашты.

11
апрель, 2013 ел
пәнҗешәмбе
10 апрельдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов киңәшмә үткәрде, анда Татарстан Республикасында Химиклар көненә әзерләнү һәм аны үткәрү, Әлмәт шәһәренең 60 еллыгын һәм нефть чыгара башлауның 70 еллыгын билгеләп үтү мәсьәләләре каралды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратлары, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре, Әлмәт һәм Түбән Кама муниципаль районнары вәкилләре, химия тармагы хезмәткәрләре һөнәр берлеге вәкилләре, эре предприятиеләр вәкилләре катнашты.

10
апрель, 2013 ел
чәршәмбе
10 апрельдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Archimedes Exhibitions немец компаниясе җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г. Әхмәдиева, Archimedes Exhibitions GmbH идарәче директоры Йорг Шмитзифен әфәнде, компаниянең Россиядәге һәм БДБ илләрендәге вәкиле С. Мөхәммәтов катнашты.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында җәмәгать туклануы һәм сәүдә хезмәткәрләрен инглиз теленә өйрәтү курслары эшли. Дәресләр агымдагы елның 21 маена кадәр дәвам итәчәк. Барлыгы 2000 хезмәткәрне инглиз теленә өйрәтү планлаштырыла. 

9
апрель, 2013 ел
сишәмбе
8 апрельдә “КАМАЗ”да махсус техника җитештерү заводларында “Сакчыл җитештерү” технологияләрен кертүгә багышланган семинар уздырылды. Семинарда 80 предприятие –“КАМАЗ”ның эшлекле партнерлары катнашты.
Семинарның төп максаты – “Сакчыл җитештерү” өлкәсендәге гамәли тәҗрибә белән уртаклашу. Семинар программасына мастер-класслар үткәрү һәм экскурсияләр дә кертелгән.

8
апрель, 2013 ел
дүшәмбе
8–9 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы делегациясе Беларусь Республикасында булды. Делегацияне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкләде. Татарстан делегациясе составына министрлыклар, предприятиеләр һәм вузлар җитәкчеләре кертелде.
Әлеге визит Татарстан Республикасы белән Беларусь Республикасы арасында сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешү кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан оештырылды.
Визитның максаты – ике республика арасында алга таба да нәтиҗәле хезмәттәшлекне үстерү.

3
апрель, 2013 ел
чәршәмбе
1–2 апрельдә Татарстан Республикасына Кара диңгез һәм Каспий диңгезе халыкара хезмәттәшлек һәм партнерлык фонды җитәкчеләре килеп китте. Әлеге фонд – уналты илнең: Әзәрбайҗан, Беларусь, Болгария, Босния һәм Герцеговина, Грузия, Казахстан, Киргизия, Молдавия, Россия, Румыния, Сербия, Төркия, Украина, Черногория, Иран һәм Швейцария танылган сәясәтчеләрен, дипломатларын, бизнесменнарын һәм иҗтимагый эшлеклеләрен берләштерә торган җитди Европа оешмасы.

29
март, 2013 ел
җомга
Программа индивидуаль җылылык пунктларына багышлана, алар халыкка кайнар су өчен түләүне киметергә һәм хезмәт күрсәтүнең югары сыйфатына ирешергә мөмкинлек бирә. Әлеге приборларны торак йортларга кую нәрсә белән отышлы? Нәрсә ул энергоаудит һәм ни өчен аны биш ел саен үткәреп торырга кирәк? Тапшыруда белгечләр шушы һәм башка сорауларга җавап бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International