17 март – сәүдә һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре көне. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов республиканың сәүдә һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
"Хөрмәтле сәүдә һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре, сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!
Куллану базары – җәмгыятьнең социаль-икътисадый бөтенлеген чагылдыручы төп күрсәткеч. Бу тармактагы тотрыклылыкны Татарстан Республикасы Хөкүмәте социаль-икътисадый үсешнең иң мөхим шарты буларак бәяли.
Кулланучылар ихтыяҗын канәгатьләндерү, сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре челтәрен үстерү, аларның матди-техник базасын яхшырту, товарларның сыйфатын һәм ассортиментын яхшырту, тармак предприятиеләренең эшләү рәвешләрен һәм ысулларын камилләштерү, халыкка хезмәт күрсәтү культурасын арттыру республикада сәүдә һәм куллану хезмәтләре күрсәтү тармагын үстерүнең өстенлекле бурычы булып тора.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү республика икътисадының динамик үсешкә ия булган мөхим тармакларының берсе. Бүген бу өлкәләрдә 300 мең кеше хезмәт куя торган 15 мең ваклап сату предприятиесе, 9 мең җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре эшли. Ваклап сату әйләнеше күләме буенча Татарстан Идел буе федераль округында әйдәп баручылар сафында.
Һөнәри бәйрәмегез көннәрендә бу һөнәрнең абруен арттыруга, сатып алучыларга хезмәт күрсәтүне камилләштерүгә һәм Татарстан Республикасы куллану базарын үстерүгә өлеш керткән тармак ветераннарына зур рәхмәтемне белдерәм.
Хөрмәтле сәүдә һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре! Сезнең тырыш хезмәтегез, булганлыгыгыз бәрабәренә бик мөхим социаль бурыч үтәлә – республикабыз халкының сатып-алу ихтыяҗлары канәгатьләндерелә. Сезгә сәламәтлек, саекмас энергия, хезмәтегезгә иҗади якын килеп, яраткан эшегезгә тугры калуыгызны телим. Сезгә һәм гаиләләрегезгә, якыннарыгызга уңышлар һәм ышанычлы киләчәк насыйп булсын!”