Татарстанда станоклар төзү кластеры булачак

2013 елның 7 марты, пәнҗешәмбе
2013 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов күптән түгел Мәскәү шәһәрендә булып узган "Россия Федерациясендә металл эшкәртү җиһазлары җитештерүне булдыру шартлары һәм перспективалары" халыкара инвестиция форумында катнашучылар белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов, "Алабуга" махсус икътисадый зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, республиканың әйдәп баручы машина төзү предприятиеләре һәм оешмалары, техник вузлар вәкилләре, чит ил компанияләре һәм берләшмәләре җитәкчеләре катнашты ( ŠKODA MACHINE TOOL, TAJMAC-ZPS, TOS VARNSDORF, TOSHULIN (Чехия), WFL Millturn Technologies GmbH & Co. KG (Австрия), EMAG GmbH, Hermle AG (Германия), Coskunoz (Төркия)).
Киңәшмәдә Татарстан Республикасында станоклар төзү кластерын булдыру мәсьәләләре хакында фикер алышулар, "Алабуга" МИЗ презентацияләү булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International