Казанда Австрия икътисадый миссиясе үтте

2013 елның 20 марты, чәршәмбе
2012 елның 19 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов Австрия Республикасының Транспорт, инновацияләр һәм технологияләр министры Андреас Райххард әфәнде җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.
Очрашуда Австрия икътисадының БДБ илләре белән хезмәттәшлек итү буенча Федераль палатасы директоры Хайнц Вальтер, Австриянең Россиядәге Вәкиллегенең сәүдә киңәшчесе Дитмар Фелльнер, Австрия икътисадының төрле тармакларындагы компанияләр җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов Татарстан Республикасы һәм Австрия арасында сәүдә-икътисадый, инвестиция хезмәттәшлегенең динамик үсешен билгеләп үтте. 2012 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы һәм Австрия арасындагы ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше 46,8 млн. АКШ долл. (2011 ел белән чагыштырганда 2 тапкыр артык) тәшкил итте.
20 мартта Австрия делегациясе Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов белән очрашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International