Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Сәнәгать
һәм сәүдә министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык функцияләре һәм реквизитлары
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
"Татарстан республикасының энергия ресурслары эффективлыгы технологияләре үзәге" дәүләт автоном учреждениесе
Вәкиллекләр һәм вәкилләр
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы иҗтимагый шура
Татарстан Республикасының сәнәгәт һәм сәүдә министырлыгының тарихы
Товарлар ташуга, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Эшчәнлек
Сәнәгать
Кулланучылар базары
Хезмәттәшлек
Кадрлар эше
Коррупциягә каршы көрәш
Предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү
Илкүләм проектлар
Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү
Конкурслар
Мәгълүмат
Вәзгыятьләр үзәге
Электр энергетикасы субъектларының инвестицион программаларын раслау «Дәүләт хезмәте күрсәтү»
Монополиягә каршы ярашлылык
Документлар
Татарстан республикасы конституциясе
Кануннар
Министрлык эшчәнлеген җайга сала торган төп документлар (Указлар, Нигезләмә)
Программалар
Министрлык боерыклары
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Министрлыкта үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре турында мәгълүмат
Объектларның куркынычсызлыгы турында
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган материаллар
Бюджет ассигнованиеләрен тоту турында хисап
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллар буенча коллегиясе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү
Кире элемтә
Интернет кабул итү бүлмәсе
Министрлык җитәкчелеге тарафыннан физик һәм юридик затларны кабул итү адреслары һәм вакыты
Гражданнар мөрәҗәгатьләре турында федераль һәм республика законнары
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы
Россиядә һәм Татарстанда металл эшкәртү җиһазлары җитештереләчәк
2013 елның 5 марты, сишәмбе
2013 елның 5 мартында Мәскәүдә "Россия Федерациясендә металл эшкәртү җиһазлары җитештерүне булдыру шартлары һәм перспективалары" Халыкара инвестиция форумы булды. Форумда Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Д. Матуров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия Федерациясе субъектларының хөкүмәт вәкилләре (Ростов, Свердловск һәм Ульяновск өлкәләре), чит илләрнең (Германия, Чехия, Швейцария, Италия, Австрия, Япония) станоклар төзү буенча 40 предприятиесе вәкиле һәм 5 милли берлек (Немец машина төзү предприятиеләре берлеге, Италиянең Станоклар, роботлар, автоматлаштыру ситемалары һәм башка продукция җитештерүчеләр ассоциациясе, Швейцариянең Машина төзелеше, электротехника һәм металлургия сәнәгате һәм технологик яктан аларга бәйле тармаклар берләшмәсе, Япониянең Станок төзүчеләр ассоциациясе, Чехиянең Машина төзелеше технологияләре берлеге) вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасыннан форумга КНИТУ-КАИ, «КНИАТ» ААҖ, «Алабуга» МИЗ вәкилләре барды.
Форумны Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Свердловск өлкәсе Хөкүмәте, Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте оештырды.
Инвестиция форумының максаты – чит илләрнең станоклар төзү тармагы предприятиеләренә Россиянең металл эшкәртү җиһазлары базары һәм металл эшкәртү җиһазларын иң эре кулланучылары хакында мәгълүмат бирү.
Форумда катнашучылар Россия һәм чит ил инвесторларына дәүләт ярдәме белән таныштылар, уртак предприятиеләр булдыру перспективаларын карадылар.
Форум кысаларында Россия территориясендә металл эшкәртү җиһазларын җитештерү буенча уртак предприятиеләр төзүгә кагылышлы берничә халыкара килешүгә кул куелды.
Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов Ростов, Свердловск, Ульяновск өлкәләре җитәкчеләре белән берлектә Россия Федерациясе субъектларында машина төзү технологияләре кластерлары оештыру хакында Беркетмәне имзалады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм «Джошкуноз Метал Форм» компаниясе генераль директоры Шукрю Тетик Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Coskunoz Metalform» компаниясе арасында уртак эшчәнлек турында беркетмәгә кул куйдылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында Россия һәм чит ил инвесторлары өчен законнар базасы бар, алар өчен кирәкле шартлар тудырылган, салым ташламалы бирелә, уртак инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен кадрлар җитәрлек. Республиканың сәнәгать предприятиеләре инвестиция проектларын гамәлгә ашыру кысаларында үз акчалары һәм федераль бюджет акчалары хисабына техник җиһазларын алмаштыралар, яңарталар. 2012 елда төп капиталга инвестицияләр 6 млрд. АКШ доллар тәшкил итте. Р. Зарипов әйтүенчә, федераль хөкүмәт, беренче чиратта, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән республиканың сәнәгать предприятиеләре җитештерүен федераль акчалар хисабыннан модернизацияләү мөмкинлеге барлыкка килде.
2013 елның 6 мартында Халыкара инвестиция форумында катнашучы 8 чит ил компаниясе (ŠKODA MACHINE TOOL, TAJMAC-ZPS, TOS VARNSDORF, TOSHULIN (Чехия), WFL Millturn Technologies GmbH & Co. KG (Австрия), EMAG GmbH, Hermle AG (Германия), Coskunoz (Төркия) Татарстан Республикасына киләчәк.
Чит ил кунаклары “Алабуга” махсус икътисадый зонасына барачак, аның инвестиция потенциалы, гамәлдәге сәнәгый, инженерлык, телекоммуникация, транспорт, таможня инфраструктурасы белән танышачак.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
апрель, 2026 ел
Татарстан тәҗрибә уртаклашырга һәм Яһүд автономияле өлкәсе сәнәгатен үстерүдә ярдәм күрсәтергә әзер
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Яһүд автономияле өлкәсе делегациясе белән очрашты.
КФУда студентларны эшкә урнаштыру турында фикер алыштылар
Казан федераль университетында миграция законнары һәм чит ил укучыларын эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды. Хакимият, югары уку йорты һәм эш бирүчеләр вәкилләре чит ил студентына Татарстанда һәм Россиядә карьера төзи башлау турында фикер алыштылар.
22
апрель, 2026 ел
Татарстанда тагылмалар өчен күчәрләрне серияле җитештерә башлыйлар
Чаллыда «Ростар» фәнни-җитештерү берләшмәсендә тагылма техника өчен мөһим төеннәр – пневмоасмалы күчәр агрегатлар җитештерелә башлады. Элек мондый детальләрне чит илдән алып кайталар иде, ә хәзер локализация инде 73% үсеш планы белән 80% ка кадәр.
21
апрель, 2026 ел
«Навои» ирекле икътисадый зонасында беренче җитештерү корпусы файдалануга тапшырылды – проект Татарстан белән бергә гамәлгә ашырыла
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе «Навои» махсус икътисадый зонасы территориясендәге (Үзбәкстан) индустриаль парк мәйданчыкларында булды. Делегация составына ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да керде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз