ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2013 ел
дүшәмбе
19-20 май көннәрендә Татарстан Республикасында Ленинград өлкәсе делегациясе булды. Аны өлкә Губернаторы А. Дрозденко җитәкләде. Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов Ленинград өлкәсе губернаторы А. Дрозденко белән очрашты, анда сүз ике регионның хезмәттәшлек итү перспективалары хакында барды. Татарстанга визит кысаларында Ленинград өлкәсе делегациясе Казан һәм Кама аръягы зонасы предприятиеләрендә булдылар, «Казаноргсинтез» ААҖ, «Химград» технополисын, ИТ-паркны һәм "Алабуга" МИЗ карадылар.
17 майда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллективы һәм ветераннары агач утырту көнендә катнаштылар. Лаеш районында алар тарафыннан карагай үсентеләре утыртылды.
Мәгълүмат өчен:
Бөтенроссия агач утырту көне беренче тапкыр 2011 елның 14 маенда оештырылды. Бу ел БМО тарафыннан Халыкара урман елы дип игълан ителгән иде.

17
май, 2013 ел
җомга
15-16 майларда Татарстан Республикасына Алматы хакиме Әхмәтҗан Есимов җитәкчелегендә Казахстан Республикасы делегациясе килде.

Визит программасы кысаларында Алматы хакиме Әхмәтҗан Есимов Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Шәймиев белән очрашты.
Казахстан делегациясе Универсиада авылында булдылар, Теннис академиясен карадылар. КФУда Әхмәтҗан Есимов Казанда белем алучы Казахстан студентлары белән очрашты.
Делегация кунаклары өчен Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры беренче урынбасары Р.Кәбиров Татарстан Республикасы сәнәгать потенциалы хакында презентация үткәрде.

15
май, 2013 ел
чәршәмбе
15 майда Татарстан Республикасына Бурсы губернаторы Шәһәбетдин Харпут әфәнде җитәкчелегендәге төрек делегациясе визиты дәвам итә. Кунаклар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов белән бергәләп «КАМАЗ» ААҖ, «Алабуга» МИЗ, «ЕЛАЗ» ҖБ» ААҖ булдылар. Делегация составына Төркиянең автомобиль сәнәгате экспортерлары ассоциациясе Рәисе Орхан Сабунҗу, Бурсы провинциясе вәкиле Хәлил Акгөл, «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» компаниясенең чит илләрдәге филиаллары координаторы Онур Гювен һәм «Акташ Холдинг» проекты җитәкчесе Гөлчин Онаран кертелгән.
14 майда "Алабуга" МИЗ территориясендә Ford Sollers компаниясе двигательләре заводы төзелешен башлап җибәрү тантанасы булды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры И. Халиков катнашты.
Двигательләр заводы мәйданының гомуми күләме 42,6 мең. кв.м. тәшкил итә. Завод 2015 елда эшли башлаячак. Биредә 1,6 литр сыйдырышлы Duratec двигательләре җитештереләчәк. Беренче этапта заводта елына 105 мең двигатель эшләп чыгару көтелә, 500 эш урыны барлыкка киләчәк.
14 майда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Төркиянең бизнес даирәләре Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Р. Фәттахов белән очрашты. Очрашуда сүз Татарстан Республикасы һәм Төркия Республикасы арасында җиңел сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында барды, Татарстан Республикасының сәүдә-икътисад, инвестиция потенциалын презентацияләү булды.
Билгеле булганча, 14-6 май көннәрендә Татарстан Республикасына Бурсы губернаторы Шәһәбетдин Харпут әфәнде җитәкчелегендәге төрек делегациясе килде. 14 майда Бурсы губернаторы Шәһәбетдин Харпут әфәндене Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов кабул итте, очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов та катнашты.

14
май, 2013 ел
сишәмбе
13 майда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә "2013-2016 елларга Татарстан Республикасы машина төзелеше һәм нефть химиясе комплексы предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру" озак вакытлы максатчан программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алышу булды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министры Р.М. Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г. Әхмәдиева, икътисад министры урынбасары С.Сираҗиева, "Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе" генераль директоры А.М. Пахомов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Энергиясе сак тоту технологияләре үзәге директоры Е.В. Мартынов, һ.б катнашты.
13 майда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов республикада фән һәм техникага багышланган интерактив музей булдыру, балалар һәм яшүсмерләр техник иҗатын үстерү буенча дәүләт хакимияте органнары, муниципаль берәмлекләр һәм сәнәгать предприятиеләре арасында хезмәттәшлекне арттыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева, Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры урынбасарлары Андрей Поминов һәм Светлана Гиниатуллина, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы бүлекчәләре җитәкчеләре, "Казан ярминкәсе" ААҖ җитәкчеләре катнашты.
”Татмедиа” пресс-мәйданчыгында шул хакта сөйләшү булды
Хәзерге вакытта Татарстан предприятиеләренә югары квалификацияле, техник яктан белемле кадрларга кытлык күзәтелә һәм бу әһәмиятле проблема булып тора. Аерым алганда, башлангыч һөнәри белмле 14081, урта һөнәри белемле 1707, югары белемле 3359 белгечкә - барлыгы 19 147 әйбәт кадрга ихтыяҗ бар.

13
май, 2013 ел
дүшәмбе
9 майда Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов Бөек Ватан сугышында җиңүнең 68 еллыгына багышланган тантанада катнашты.
Фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә, шәһәр халкына мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, Җиңү көненең тарихыбызда аерым үз урыны булуын, бу бәйрәмнең Россиядә яшәүче һәркем өчен кадерле икәнен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International