15-16 майларда Татарстан Республикасына Алматы хакиме Әхмәтҗан Есимов җитәкчелегендә Казахстан Республикасы делегациясе килде.
Визит программасы кысаларында Алматы хакиме Әхмәтҗан Есимов Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Шәймиев белән очрашты.
Казахстан делегациясе Универсиада авылында булдылар, Теннис академиясен карадылар. КФУда Әхмәтҗан Есимов Казанда белем алучы Казахстан студентлары белән очрашты.
Делегация кунаклары өчен Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры беренче урынбасары Р.Кәбиров Татарстан Республикасы сәнәгать потенциалы хакында презентация үткәрде.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Казахстан Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге белән онлайн-очрашу узды.