ТР Хөкүмәте йортында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Чарада Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
Катнашучылар 9 айлык эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм 2024 ел ахырына кадәр бурычларны билгеләделәр.
9 айда нефть чыгару күләме 25,4 млн тоннадан артып киткән. Киңәшмәдә ассызыкланганча, кече нефть компанияләре 9 айда 5,2 млн тонна нефть чыгарган. Бюджетның барлык дәрәҗәләренә 209 млрд сум чамасы акча җибәрелгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда шактый күбрәк.
Кече нефть компанияләренең эш йомгаклары турында тулырак мәгълүмат белән генераль директорның беренче урынбасары - «Нефтеконсорциум МНК» АҖ баш инженеры Олег Вышенский таныштырды. Ул хәбәр иткәнчә, ел ахырына кадәр кече компанияләр 7 млн тоннадан да ким булмаган күләмдә нефть чыгарырга планлаштыра. Нефть чыгару күләме буенча билгеләнгән биремнәрне 24 компания үтәгән. Эксплуатацияләү буенча компанияләр тарафыннан 216 мең метр тау токымнары борауланган, 139 яңа скважина файдалануга тапшырылган. Пластларның нефть бирүчәнлеген арттыруның заманча ысуллары хисабына 1 млн 173 мең тонна нефть чыгарылган.